Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таулы Карабахка Русия тынычлык сакчылары җибәрелә башлады


Архив фотосы
Архив фотосы

Таулы Карабахка Русия тынычлык сакчылары белән беренче алты очкыч киткән.

Бу турыда Русия саклану министрлыгы хәбә итә. Төбәккә барлыгы 1960 тынычлык саклаучы һәм төрле 470 техника җибәреләчәк.

Хәрбиләрнең күпчелеге Самар өлкәсендәге 15нче бригададан булачак. 2008 елда алар Грузия-Абхазия сугышында да тынычлык саклауда катнашкан булганнар.

Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев тынычлык саклауда Төркия хәрбиләренең дә катнашачагын белдерде. Әмма Таулы Карабахта сугышны туктату турында дүшәмбе имзаланган килешүдә ул турыда берни язылмаган.

Дүшәмбе Русия, Азәрбайҗан президентлары һәм Әрмәнстан премьер-министры Таулы Карабахта сугышны туктату турында килешү имзалады. Анда түбәндәге шартлар телкәлгән:

  • Таулы Карабахта хәрби гамәлләр 10 ноябрь төн уртасында туктатыла, тарафлар алган позицияләрдә кала.
  • Әрмән ягы Агдам, Кәлбәҗәр һәм Лачы районнарын 2020 елның 20 ноябренә кадәр Азәрбайҗан карамагына кайтара.
  • Таулы Карабахта һәм Лачы коридорында Русиянең 1960 хәрби, 90 бронетранспортер, 380 хәрби машина һәм махсус техника күләмендә солых көчләре урнаштырыла.
  • Солых көчләре төбәктә 5 елга урнаштырыла, соңнан аларның төбәктә калу мөддәте озайтыла ала.
  • Мәҗбүри күчерелгән затлар һәм качаклар БМО Югары комиссары идарәсе контролендә Таулы Карабах территориясенә кайтарыла.
  • Тарафлар хәрби әсирләр, көчләп тотылган затлар һәм һәлак булучыларның гәүдәләре белән алмаша.

Документта хәзерге вакытта әрмән ягы контролендә булган Таулы Карабах территорияләренең киләчәк язмышы турында берни әйтелми.

Таулы Карабах һәм Азәрбайҗанның күрше районнары 1990нчы еллар башыннан бирле әрмән ягы контролендә кала. Сентябрь азагында Азәрбайҗан бу җирләрне кайтару максатыннан һөҗүм башлады. Азәрбайҗан гаскәрләре Таулы Карабах чикләрен һәм танылмаган республиканың бер өлешен, шул исәптән Шуша каласын үз контроленә алды.

XS
SM
MD
LG