Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил белән сөйләшүләрдә фәләстин ягын җитәкләгән Сәеб Әрәкәт вафат


Сәеб Әрәкәт
Сәеб Әрәкәт

Фәләстин-Израил сөйләшүләрендә дистәләрчә ел фәләстин ягын җитәкләгән Сәеб Әрәкәт 65 яшендә коронавирустан вафат булган.

Коронавирус авырулы Әрәкәт узган айда Иерусалимдагы Израил хастаханәсенә китерелгән булган.

Сәеб Әрәкәт дистәләрчә ел буе Фәләстин-Израил сөйләшүләрен фәләстин ягыннан җитәкләде, 1995 елда фәләстиннәр белән Израил арасында беренче мөһим тынычлык килешүе булган Осло килешүен имзалауга иреште.

2015 елда ул Фәләстинне азат итү оешмасы генераль-секретаре вазифасына килде.

Ул фәләстин дәүләтчелеген төзү эшенә иң зур өлеш керткән кешеләрнең берсе санала.

Ул 1955 елда Иерусалим шәһәре читендә туган, 1967 елда Израил хәрбиләренең Көнбатыш Ярны алуын бала буларак күзәткән, Кушма штатларның Сан-Франциско дәүләт университетында укыган.

XS
SM
MD
LG