Accessibility links

Кайнар хәбәр

Collins сүзлеге 2020 ел сүзе дип "локдаун"ны атады


2020 елда “коронавирус”, “үзизоляция”, “физик ара” һәм “зарур хезмәткәр” кебек сүзләр дә еш кулланылган.

Британиянең инлгиз теле сүзлеге Collins 2020 ел сүзе дип “локдаун”ны игълан итте. “Бу — 2020 елда безне иң куркыткан халәт, нормаль иҗтимагый тормыштагы бөтен нәрсә туктап калган илкүләм торгынлык халәте”, диелә ширкәтнең сайтында.

Collins язуынча, “локдаун” элек төрмә тормышының бер өлеше булган. Ул тәртипсезлекләр сәбәпле тоткыннарның үз камераларыннан чыгарылмый бикләп кенә тотылуын аңлаткан. 2020 елда исә ул сәламәтлек саклау өчен кертелгән чикләүләрне атауда кулланыла башлады.

2020 елда иң еш кулланылган сүзләр буларак шулай ук “коронавирус”, “үзизоляция”, “физик ара” һәм “зарур хезмәткәр” кебек сүзләр дә атала.

Пандемия белән бәйле булмаган сүзләрдән 2020 елда иң еш кулланылганнары — “тиктокер” (TikTok социаль челтәрен кулланучы), “мегзит” (Шаһзадә Һарриның һәм хатыны Меган Марклның Британия патша гаиләсеннән китү карары) һәм “BLM” (Black Lives Matter аббревиатурасы) атала.

XS
SM
MD
LG