Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джо Байден турында җиде факт


Уртада Джо Байден һәм Камала Һаррис
Уртада Джо Байден һәм Камала Һаррис

АКШ медиа чаралары илнең 46нчы президенты булып Джо Байден сайлануын игълан итте. Җомга көнне иң бәхәсле Джорджия штатында тавышларны кабат санау да анда Байденның җиңүен раслаган. Азатлык сәясәтченең тормышы, мөселманнарга мөнәсәбәте, Путинга карашы турында иң кызыклы фактларны тәкъдим итә.

АКШ президентын сайлауда рәсми нәтиҗәләр игълан ителмәсә дә, төп медиа чаралары сайланган президент дип демократ Джо Байденны атады. Иң күп бәхәс тудырган Джорджия штатында тавышларны кабат санау да анда Байденның җиңүен раслаган. Аның көндәше Дональд Трамп әлегә җиңелүен танымый, ул мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итте. Шулай да Америкада Джозеф Байденны АКШның 46нчы президенты дип атый башладылар.

Сайлау нәтиҗәләре расланса, Байден президент вазифасына 2021 елның 20 гыйнварында керешәчәк. Аның вице-президенты булып Камала Һаррис хезмәт итәчәк. Ул АКШ тарихында беренче хатын-кыз вице-президент булачак.

Азатлык Джозеф Байденның тормышы, аның мөселманнарга мөнәсәбәте, Русиягә карашы турында 7 кызыклы факт тәкъдим итә.

1. Гаилә фаҗигасе

Джо Байденның гаилә тарихы бик күңелсез. 1966 елда ул көллияттә бергән укыган Нелия Һантер исемле кызга өйләнә, аларның өч баласы туа: Бо һәм Һантер исемле уллары һәм Наоми исемле кызы. Тик 1972 елда Байден гаиләсе юл казасына эләгә, аның тормыш иптәше белән 13 айлык Наоми һәлак була.

Ул вакытта 29 яшьлек Байден Делавэр штатыннан сенатор булып сайланган гына була, улларын тәрбияләү өчен ул сәяси карьерасын туктатырга тели. Якыннары аның бу фикерен хупламый, нәтиҗәдә Байден улларын күрер өчен көн саен Вашингтоннан Уилмингтон шәһәренә поезд белән кайтып йөри, бу якынча 180 чакрым озынлыктагы юл.

1975 елда Байден инглиз теле укытучысы Джилл Трейси Якобс белән таныша һәм ике елдан соң аңа өйләнә. 1981 елда аларның Эшли исемле кызлары туа. Тик күңелсез вакыйгалар бетми, 2015 елда аның улы Бо баш миендәге яман шештән үлә. Һантерның исә наркотиклар кулланган авыр вакыты була, хәзер ул бизнес белән шөгыльләнә.

2. Президентлыкка омтылу

Байден АКШ президенты вазифасына беренче тапкыр гына дәгъва итми. Ул президент булу теләге белән 21 яшьтә үк яна башлады, һәм 46 яшендә бу хыялын тормышка беренче тапкыр ашырып карады. Ул вакытта плагиатта гаепләнеп Байден сайлау алды узышыннан чыкты.

2008 елда Байден янә президентлыкка үз намзәтен тәкъдим итте, ләкин беренче праймериздан соң ук моннан баш тартты, ул чакта төп көндәшләр булып Барак Обама белән Һилари Клинтон саналды. 2008 елның августында исә Обама аңа вице-президент вазифасын тәкъдим итте, Байден бу вазифаны 8 ел башкарды.

Сәяси тәҗрибәне ул сенатор вазифасында җыя. Бу эшне ул 1973 елдан 2009 елга кадәр башкара.

3. Иң өлкән президент

Джозеф Байден 1942 елның 20 ноябрендә туган, димәк инаугурация вакытына аңа 78 яшь булачак. Бу аның вазифага керешкәндә АКШның иң өлкән президенты булачагын аңлата. Моңарчы бу "рекорд"ка Дональд Трамп ия иде, ул вазифага 70 яшендә кереште.

Байден нәселе озын гомер белән мактана ала: аның әтисе 86 яшькә кадәр яшәгән, әнисе 92 яшендә үлгән. Моннан тыш ул сәламәт яшәү тарафдары, мисал өчен, ул хәмерне бөтенләй эчми. Моны сайланган президент гаиләсендә эчүчелек проблемы белән аңлаталар, янәсе, аның балачактан хәмергә тискәре карашы булган.

4. Тотлыгуга каршы көрәш

Балачакта Байден тотлыгудан интеккән. "Өйдә туганнарым белән булганда, дусларым белән футбол уйнаганда барысы да әйбәт иде, ләкин сыйныфта барысы алдында укырга кирәк булса, яки кызны очрашуга чакырганда мин моны эшли алмый идем", дип яза ул мемуарларында.

Ахыр чиктә, Джозеф бу проблемны җиңеп чыга. Тотлыгуга каршы көрәше турында ул дебатларда үзе сөйләде һәм охшаш хәлдәге студентка ярдәм тәкъдим итеп телефон номерын бирде.

Балачактагы бу проблемның хәзер дә йогынтысы бар, Байден еш кына ялгыш сүзләр ычкындыруы белән танылган. Сайлау алды ярышында республиканнар, аеруча Трамп моны һөҗүмгә сәбәп итеп кулланды.

5. Мөселманнарга мөнәсәбәт

Тикшеренүгә күрә, АКШта сайлау хокукы булган мөселманнарның 69%-ы Байденга тавыш биргән (Трампка – 17%). Моны Байденның мөселманнарга яхшы мөнәсәбәттә булуы белән аңлаталар.

Беренче чиратта, сайланган президент берничә илдән АКШка керү тыюын гамәлдән чыгарырга вәгъдә иткән. Әлеге тыюны 2017 елда Трамп кертте, ул башлыча мөселманнар яшәгән илләргә карый. АКШның Югары мәхкәмәсе әлеге карарны 2018 елда үз көчендә калдырды. Байден Трампны исламофобиядә гаепләде.

Байденның рәсми сайтында "Мөселманнар Байден өчен" дигән махсус сәхифә дә бар, анда ислам тарафдарларын җәлеп итәрлек кыска програм урнаштырылган. Моннан тыш Байден үзенең президент идарәсенә мөселманнарны да кертергә сүз биргән.

6. Якын Көнчыгышта сугышлар

Байден 1990-1991 елгы Фарсы култыгындагы сугышка каршы тавыш биргән. Шул ук вакытта ул 2003 елда АКШның Гыйракка бәреп керүен хуплаган. Соңрак Байден бу карарны хата дип таныган һәм Джордж Буш идарәсен Гыйракта дөрес булмаган гамәлләрдә гаепләгән.

2011 елда президент Обама идарәсе Либиягә һөҗүм итүдә катнашу мәсьәләсен караганда, Байден моңа каршы чыккан, һөҗүмнең кирәк булуында шикләнгән. Ул чакта президент идарәсе икегә бүленгән. Ахыр чиктә Обама һөҗүмдә катнашуны хуплаган, соңрак ул моңа әзерлексез баруны хата дип таныган.

7. Путинга тискәре караш

Дмитрий Медведев Русия президенты булганда, Байден АКШ белән Русия мөнәсәбәтләрен яңадан көйләү тарафдары булган. Ул Медведев белән очрашу өчен Мәскәүгә дә килгән. Конгресста коралларны киметү килешүләрен кабул итү өчен тырышкан. 2010 елда Обама белән Медведев очрашуы алдыннан АКШ күзләү хезмәте Русия агентлары челтәрен фаш иткәч, Байден аларны кулга алмаска тәкъдим итте, Русия белән мөнәсәбәткә зыян салмаска өндәде.

Джо Байден һәм Владимир Путин, 2011 ел
Джо Байден һәм Владимир Путин, 2011 ел

Шул ук вакытта Байденның Владимир Путинга тискәре мөнәсәбәттә булуы билгеле. Белгечләр аның карашлары 2014 елда Украина һәм Кырым вакыйгаларына бәйле үзгәрүен әйтә. Байден Русия җитәкчелегенә каршы каты торырга чакырды, Русия 2016 елда АКШ президенты сайлавына тыкшынды дип белдерде, Русия җиткәчелеге оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйны агулады дип әйтте.

Белгечләр Байденның Русиягә карата риторикасы кырыс булачагын фаразлый. Ул Русиядә кеше хокуклары мәсьәләсенә күбрәк игътибар итәчәк, "Магнитский исемлеге" киңәергә мөмкин, яки "Навальный исемлеге" кебек яңа карарлар кабул ителергә мөмкин. Украина, Грузия кебек илләргә ярдәм артачак, Байден беларус оппозициясен дә хуплаячак, дип фаразлый белгечләр.

XS
SM
MD
LG