Accessibility links

Кайнар хәбәр

Икътисадчылар өйдән эшләүчеләргә яңа салым кертергә тәкъдим итә


Аналитиклар тәкъдименә караганда, өйдән эшләүчеләр өчен биш процентлы салымны эш бирүчеләр түләргә тиеш.

Читтән торып эшләүчеләргә өстәмә салым түләтү тәкъдим ителә, һәм бу акчалар өйдән эшләү мөмкинлеге булмаган кешеләргә бүленергә тиеш. Мондый тәкъдим Deutsche Bank тикшерүендә китерлелә. Документ белән BBC танышкан. "Читтән торып эшләүче хезмәткәрләр өчен салым элек үк кирәк иде, COVID-19 пандемиясе моны тагын да ачыграк күрсәтте", дигән банк стратегы Люк Темплман.

Аналитиклар тәкъдименә караганда, өйдән эшләүчеләр өчен биш процентлы салымны эш бирүчеләр түләргә тиеш. Бу акчалар өйдән эшләргә мөмкинлеге булмганан хезмәткәрләргә ярдәмгә җибәрелергә тиеш. Банк бәяләвенчә, АКШта мондый салым ел саен 48 миллиард доллар, Британиядә - 9 миллиард доллар җыярга мөмкинлек бирәчәк. Бу читтән торып эшли алмаганнарга финанс ярдәме күрсәтү өчен җитәрлек сумма диелә.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, дөнья буйлап миллионлаган хезмәткәр өйләреннән эшләүгә күчерелде. Күп кенә корпорацияләр хезмәткәрләренең бер өлешенә кризистан соң өйдә эшләргә рөхсәт итәргә җыена. Әмма күп һөнәрләрне өйдә эшләүгә күчереп булмый. "Вирус виртуаль эшләүчеләргә ярдәм итә, ләкин болай эшли алмаучыларның сәламәтлекләре һәм хезмәт хакларына куркыныч тудыра", дип саный Темплман.

Ул шулай ук өйдән эшләүчеләр икътисади инфраструктурага да үз өлешен әз кертә, ләкин шул ук вакытта аннан файда күрә дип белдерә. Мәсәлән, алар җәмәгать транспортына түләми, офис янындагы рестораннардан ашарга сатып алмый.

Deutsche Bank тикшерүе күрсәткәнчә, пандемия тәмамланганнан соң да хезмәткәрләрнең өчтән бер өлеше атнасына ике тапкыр өйдән эшләргә тели. "Офиска барып эшләү белән чагыштырганда, биш процентлы салым аларны фәкыйрьрәк итмәячәк", диелә банк тикшерүендә.

XS
SM
MD
LG