Accessibility links

Русия Кызыл диңгез ярында хәрби база ача


Килешүгә ярашлы, Русия ныгытмасында 300гә кадәр кеше хезмәт итәргә һәм дүрткә кадәр кораб торырга мөмкин.

Русия Кызыл диңгез ярында, Судан җирлегендә Хәрби диңгез флотын матди-техник тәэмин итү бүлеге ача. Килешү өлгесе кергән хөкүмәт карарын премьер-министр Михаил Мишустин имазалаган. Проект Суданның хәрби түнтәрелеш вакытында бәреп төшерелгән элекке президенты белән үк сөйләшенгән булган.

Документка ярашлы, Русия ныгытмасында 300гә кадәр кеше хезмәт итәргә һәм дүрткә кадәр кораб торырга мөмкин. Килешүне 25 елга имзаларга ниятлиләр. Аннары ул тагын 10 елга озайтылырга мөмкин.

Кызыл диңгездә Русия базасы төзү ихтималы турында 2017 елда Судан президенты Омар әл-Башир Сочига килгәч белдергән иде. Ул моны "АКШның агрессив гамәлләреннән саклану" өчен кирәк диде.

2019 елның апрелендә диктатор хәрби түнтәрелеш вакытында бәреп төшерелде. Ул коррупция өчен ике ел төрмәгә хөкем ителде, Судан хөкүмәте сәясәтчене Һаагадагы Халыкара мәхкәмәгә тапшырырга ризалашты. Омар әл-Бәшир анда геноцидта гаепләнеп мәхкәмә каршына басачак.

XS
SM
MD
LG