Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан эшмәкәрләренә өстәмә ярдәм күрсәтелмәячәк


"Түбәтәй" кафесында

Президент сүзчесе белдерүенчә,  эшмкәрләргә булган ярдәм чаралары да җитәрлек.

Татарстанда эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү чаралары арттырылмаячак. Бу хакта бүген Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова хөкүмәт йортында журналистларга белдерде.

"Пандемия вакытында президент тарафыннан бизнесны игътибарсыз калдырмау мәсьәләсе куелды. Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән, эшмәкәрләр хокукын яклау вәкаләтле вәкиле эшмәкәрләр белән очрашулар алып бара. Шул исәптән, мәҗбүри чикләү мәсьәләләрен аңлата. Бизнес вәкилләренең борчулары да бар. Чикләүләрне көчәйтмәсләрме дип борчыла алар. Бу атнада оператив штабның чираттагы утырышы узды. Бу мәсьәләне бизнес- омбудсмен яңгыратты. Оператив штаб эшмәкәрләргә карата кабул ителгән ярдәм чараларны җитәрлек дип саный. Һәм аның киңәйтергә планлаштырмый", диде Галимова.

Президент сүзчесе хәбәр итеүенчә, бизнес вәкилләре белән очрашуларның берсендә президент үзе дә катнашачак.

Моңа кадәр Татарстан рестораторлары Рөстәм Миңнехановтан ресторан, кафеларны төнге вакытта эшләүне тыю урынына Мәскәүдәге QR код системын кертүне сораган иде. Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, мөрәҗәгатьтә яңгыраган тәкъдимнәрне өйрәнү бара.

фикерләр

XS
SM
MD
LG