Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте татар телендә онлайн мәдрәсә ачарга ниятли


Онлайн мәдәрәсә татар телендә дин нигезләрен өйрәтәчәк.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2020 ел ахырына кадәр онлайн мәдрәсә ачарга җыена. Бу хакта 12 ноябрьдә мөфти Камил Сәмигуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумының күчмә утырышында хәбәр итте.

"Дин нигезләрен өйдән торып, интернет аша өйрәнеп булачак. Проектның бөтен контенты әзер. Ул 100% татар телендә", диде Сәмигуллин.

Моңа кадәр Татарстан мөфтияте мәчетләр каршында татар теле курслары оештыра иде. Быел алар 100 мәчет каршында узган, анда әлеге вакытта татар теле курслары оештырылуын атады. Бүгенге барлыгы 1225 кеше йөри, ягъни уртача 10-12 кешелек төркемнәр формалашкан.

Камил Сәмигуллин утырышта шулай ук "Яшь килен" проекты эшли башлавын хәбәр итте. "Яшь килен" татар кызлары арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан гамәлгә ашырыла, шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып хатын-кызларны никахта яшәргә өйрәтә. Биредә хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе, бала тәрбияләү кебек мәсьәләләр турында сөйләнә. Аерым дәресләр булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә татар милли традицияләр - бәби чәе, бишек җыры, кыз озату, милли ашлар, бала карау, кунакларны каршылау кебек темаларга кагыла", диде Камил Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие, моннан тыш, имам-мөхтәсибләргә мөрәҗәгать итеп, халыкта татарлыкны саклап калуның дин әһелләре алдында да торган бурыч икәнлеген ассызыклады. Ул мәчетләрдә татар телле мохит сакларга кирәк диде.

Утырышта Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары, Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та бар иде. Ул нәзарәтнең татар телен саклау һәм үстерү эшчәнлеген югары бәяләде һәм башлангычларны тормышка ашыруда ярдәм кулын сузарга әзерлеген әйтте.

XS
SM
MD
LG