Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белоретта 15 мең кеше җылысыз калган


Төзәтү эшләре 14 ноябрь иртәсенә төгәлләнеп дип ниятләнә. 

Белоретта 13 ноябрьдә җылылык үткәргеченә зыян килеп, 176 күпфатирлы йорт һәм 14 социаль бина җылысыз калган. Әлеге йортларда 15 меңләп кеше яши. Шулай ук ике дәваханә, өч мәктәп, алты балалар бакчасына да җылы килми дип хәбәр итте Белорет шәһәре хакимияте.

Каза урынына район башлыгы Андрей Иванюта да килгән. Җылылык агып торган урын ачыкланган, төзәтү эшләре бара диелә.

Башкортстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәренчә, социаль әһәмияткә ия биналарда электр җылыткычлары куелган, фатирдан-фатирга йөреп халыкны кисәтеп йөриләр. Бер гимназиядә һәм шәһәр мәдәният сараенда 1600 кеше сыйдырышлы вакытлыча тору урыны оештырыла.

Төзәтү эшләре 14 ноябрь иртәсенә төгәлләнеп дип ниятләнә.

Башкортстан гидрометеорология үзәге мәгълүматына караганда, Белоретта бүген алты градус суык.

XS
SM
MD
LG