Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор ике ел томалап килгән Telegram-да үз каналын булдырган


Russia - Мессенджер Telegram
Russia - Мессенджер Telegram

"Роскомнадзор яңалыкларын Telegram-да укырга уңайлы булса, без сезгә ул мөмкинлекне бирәбез", диләр дәүләт оешмасында.

Роскомнадзор Telegram мессенджерында үз каналып булдырган. Анда беренче хәбәр 29 октябрьдә үк чыккан, ләкин рәсми рәвештә бу хакта хәбәр ителмәгән иде.

Telegram ике елдан артык - 2018 елның апреленнән 2020 елның июненә кадәр Русиядә томаланып торды. Мәхкәмә мессенджерны Telegram җитәкчелеге ФСБга кулланучыларның язышуларын шифрлау ачкычларын тапшырудан баш тартканы өчен томалауны таләп итте.

Әлеге карардан соң Роскомнадзор Русиядә мессенджерны томалый башлады. Нәтиҗәдә 20 миллионлап IP-адрес томаланды, Русиянең күп кенә сайтлары һәм хезмәтләре эшчәнлегенә зыян килде. Моннан тыш Роскомнадзор Telegram-ны томамлауны әйләнеп узу мөмкинлеге бирүче 80 VPN-ны һәм прокси-хезмәтләрне дә томалады.

Шул ук вакытта Telegram Русиядә эшләвен дәвам итте.

XS
SM
MD
LG