Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы 191 сумга артты 


2021 елга пенсионерның яшәү минимумы 8 423 сумга җитәчәк.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада пенсионерның яшәү минимумын арттыруны күз уңында тотучы канун имзалады. Документ 13 ноябрьдә дөнья күрде.

Документтан күренүенчә, 2021 елга пенсионерның яшәү минимумы 8 232 сумнан 8 423 сумга җитәчәк.

Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы 2017 елдан бирле үзгәртелмәде. Әлеге күрсәткечкә карап пенсиягә федераль социаль өстәмә билгеләнә. Аны пенсияләре яшәү минимумыннан әзрәк булган кешеләр ала.

Сентябрь ахырында Татарстан Дәүләт шурасы республикада яшәү минимумы дәрәҗәсен киләсе елга да хәзергечә калдырган иде. Бүгенге шартларда әле болай калдыру да уңай адым дигән иде ул вакытта парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Ләкин октябрь ахырында депутатлар яшәү минимумын күтәрү турында канун өлгесе кабул итте. Татарстан хезмәт министры Элмира Зарипова моны Русия думасы ил бюджетын беренче укуда хуплавы һәм Русиядә яшәү минимумының 10 022 сумга кадәр артуы белән аңлатты.

XS
SM
MD
LG