Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түрәләр М12 юлы авыллардан читкәрәк күчерелә дип белдерде


Үзгәрешләр Лаеш районының Каип, Кызылил, Тарлыш, Орел авылларына кагыла.

М12 дип аталучы Казан-Мәскәү түләүле федераль трассасы авыллардан читтәрәк узачак. Бу хакта бүген Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов трасса поектына багышланган эшче төркем утырышында белдерде. Министр аңлатканча, үзгәрешләр Лаеш районы авылларына кагыла.

"Безгә Каип авылын читләтеп узарга мөмкинлек туды. Бу бик зур сорау иде. Каип авылында яшәүчеләргә борчылырга кирәкми. Икенчедән, без Кызылил авылы янындагы урманның зур өлешен саклап кала алдык. Проект эшләүчеләр хәл итүнең яхшы юлын тапты. Никольское авылында без Тарлыш авылы халкы белән очрашкан идек. Без бу авылдан берникадәр читкәрәк киттек. Үләксә базы булмавын ачыкладык. Ветеринарлар барып тикшерде. Бу да яхшы яңалык. Орел авылы яныннан узачак трассаның техник мәсьәләсе карала. Хәзер гидрогеология өйрәнелә. Трассаны аска төшереп, тоннель аша узу мәсьәләсен өйрәнәбез. Бу да үз нәтиҗәсен бирә. Адымнар ясаган саен идеаль хәл итү юлын табабыз", диде Хәнифов.

Транспорт министры сүзләренчә, Идел елгасы яры буенда урнашкан ял итү урыннары буенча урман хуҗалыгы министрлыгы арендаторлар белән эшли башлаган. Беркем дә үпкәләрлек карар кабул ителмәячәк, диде Хәнифов.

Октябрь уртасында Лаеш районы халкы Казанда митинг оештырган иде. Урам җыены "М12 трассасын безнең йортлардан күчерергә" дигән шигар белән узды. Бу атнада активистлар Владимир Путинга мөрәҗәгать юллады. "Зинһар өчен, безне тынычлыкта калдырыгыз. Безнең баштан йөрмәгез!", дип әйтелде видеоязмада.

Октябрь азагында Татарстан Дәүләт шурасында махсус очрашу үткәрелде. Әлеге утырышта трассаның өч варианты тәкъдим ителде. Активистлар белән түрәләр уртак фикергә килмәде.

Татарстан җитәкчелеге түләүле юл төзелеше өчен Апас, Югары Ослан, Кайбыч, Лаеш районнарында 406 җир участогын резервка алган.

Русия һәм Татарстан башкалаларын тоташтыручы яңа трасса 2024 елда кулланылышка кертелер дип көтелә. Яңа трасса Казаннан Мәскәүгә 10 сәгать урынына 6,5 сәгатьтә килеп җитәргә мөмкинлек бирәчәк диелә. Юл түләүле булачак, җиңел машиналарга километрына 2,5 сум күләмендә салым түләргә туры киләчәк диелә. Казаннан Мәскәүгә яңа юлдан бару 1600 сумга төшәргә мөмкин.

XS
SM
MD
LG