Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида куәт хезмәтләре протестчыларны тоткарлады


Минскида Беларус омоны
Минскида Беларус омоны

Минскида президент сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруны таләп итеп чираттагы якшәмбе протестына җыелганнарны тарату өчен милиция күз яшьләндерү газы кулланды.

Азатлыкның Беларус редакциясе хәбәр итүенчә, “Пушкинская” метро тукталышы янында җыелганнарны куәт хезмәтләре тоткарлап махсус китерелгән автобусларга япкан.

Тоткарлаулар видеосын Tut.by да чыгарды. Махсус киемдәге һәм шлемлы омон хезмәтеннән тыш тоткарлауда битлекле, кара киемдәге, бернинди тамгалары булмаган билгесез кешеләр дә катнашкан.

Euroradio хәбәр итүенчә, “Пушкискинская” метро тукталышы янындагы ишегалдында куәт хезмәтләре тоткарланган бер кешене резин таяклар белән кыйнаган. Протестчыларга карата яктылык һәм тавыш гранатлары да кулланылган диелә.

Мински һәм Беларусның башка шәһәрләрендә каршылык чаралары дүрт айга якын дәвам итә. Алар 9 августта, Үзәк сайлау комиссиясе Александр Лукашенканы президент сайлауда җиңүче дип таныганнан соң кабынып китте. Оппозиция сайлау нәтиҗәләрен танымый. Шулай ук Европа берлеге илләре һәм АКШ та Лукашенканың яңадан сайлануын танымый.

XS
SM
MD
LG