Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның "Кыйбла" мәчете имамы Солтан Кормаев вафат


Имам Казанның 7нче хастаханәсендә пневмониядән үлгән диелә.

Казанның Щербаковка бистәсендәге "Кыйбла" мәчете имамы Солтан Кормаев вафат. Моны Азатлыкка Кадышево бистәсе мәчете имамы Фәннур Зәйнуллин раслады. 2009 елга кадәр Солтан хәзрәт Кадышеводагы мәчеттә имам булып торган. Фәннүр хәзрәт сүзләренчә, Солтан хәзрәт Казанның 7нче хастаханәсендә яткан.

Соңгы сәгатьләрен Солтан хәзрәт 7нче шәһәр хастаханәсендә “кызыл зона”да уздырган, аңа “ике яклы пневмония” диагнозы куелган булган, аны яңа төр коронавирус инфекциясе китереп чыгарган дип фаразлана. Хәзрәтнең үлеменең сәбәбен төгәлрәк ачыклау өчен иртәгә медицина тикшерүе уздырылачак дип яза “БИЗНЕС Online”.

Солтан хәзрәт Курманов җеназасы иртәгә "Кыйбла" мәчетендә узачак. Фәннүр хәзрәт сүзләренчә, Щербаковка бистәсенең үзендә зират юк, шуңа күрә Солтан хәзрәтне Киндери бистәсендәге мөселман зиратында җирләяәчкләр.

Солтан хәзрәт Кормаев 1940 елның 8 декабрендә Татарстанның Спас районы Ямбакты авылында туган. Казанда компрессорлар корылмасында җәмәгать туклануы комбинатын җитәкләгән, соңрак "Казан" рестораны мөдире булган.
Пенсиягә чыккач дин өлкәсендә эшчәнлек алып бара башлаган.

Щербаковкадагы “Кыйбла” мәчете дә Солтан хәзрәт Кормаев тырышлыгы белән салынган.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG