Accessibility links

Кайнар хәбәр

SpaceX ширкәте Crew Dragon галәм корабын икенче мәртәбә очырды


Crew Dragon Халыкара галәм станциясенә кадәр 27 сәгать оча.

АКШтагы SpaceX ширкәте Crew Dragon корабын Халыкара галәм станциясенә очыртты. Бу корабның икенче очышы. Корабны таккан Falcon 9 ракеты Флоридадагы Канаверал борынындагы космодромнан старт алды.

Соңрак NASA ракетның беренче баскычы аерылып, Атлантик океандагы йөзмә платформага төшеп утырды дип хәбәр итте. Аннары икенче баскыч та шулай ук уңышлы аерылып китте. Бераздан Crew Dragon орбитага чыкты.

Кораб Халыкара галәм станциясенә 27 сәгать эчендә барып җитәр дип көтелә. Корабта дүрт астронавт: американнар Майкл Хопкинс, Виктор Гловер, Шеннон Уокер, һәм Япониянең аэрокосмик тикшеренүләр агентлыгы астронавты Соити Ногучи. Алар галәм станциясендә алты ай эшләячәк.

Августта SpaceX үзенең Crew Dragon аппаратын беренче тапкыр галәмгә очырган иде. Ул Җиргә кире кайтып, ике астронавтны утырткан килеш Мексика култыгында суга уңышлы төшеп утырды.

Галәмгә алар май аенда Канаверал космодромыннан очкан иде. Бу 2011 елдан бирле Америка җирләренән ясалган беренче галәм очышы булды, шулай ук беренче тапкыр галәмгә кешеләрне хосусый ширкәт чыгаруы буларак тарихка керде.

XS
SM
MD
LG