Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буе төбәкләрендә хезмәт хакы бурычының яртысы Татарстан һәм Башкортстанга туры килә


Татарстанда 50 миллион, Башкортстанда 46 миллион сумлык хезмәт хакы түләнмәгән.

Татарстан ширкәтләренең хезмәт хакы бурычлары бу елның 1 ноябренә 50,2 миллион сумга җиткән. Әлеге күрсәткеч белән республика Идел буе төбәкләре арасында беренче. Барлыгы бу төбәкләрдә хезмәт хакы бурычы 199,8 миллион сум булган, шуның дүрттән бере (25,1 процент) Татарстанга туры килә. Башкортстанда бурыч 46 миллион сум (23 процент). Киров өлкәсендә 37 миллионлык бурыч җыелган (18,5 процент). Бу саннарны Росстат китерә.

Удмуртиядә хезмәт хакы бурычлары юк, Түбән Новгород өлкәсендә – 0,1 миллион сум, Ульяновски өлкәсендә, Мордовиядә 1,3шәр миллион сум бурыч җыелган.

Быелның 1 ноябренә җыелган бурычлар барысы да оешмаларның хезмәт хакы түләргә акчалары җитмәүдән барлыкка килгән.

Русиядә ай башына хезмәт хакы бурычлары 1,87 миллиард сум җыелган. 1 октябрь белән чагыштырганда бу сумма 41,9 миллион сумга (2,3 процентка) арткан.

Элегрәк икътисад белгечләре якын айларда Русиядәге ширкәтләрнең һәр бишенчесе финанс кыенлыклар аркасында салымнар түли алмаячак дип исәпләп чыгарган иде.

Татарстан башкаласында коронавирус пандемиясе шартларында эшмәкәрлек 20-30 процентка кимеде.

Коронавирус чикләүләре алынганнан соң республикада ширкәтләрнең 25 проценты кире ачыла алмады.

XS
SM
MD
LG