Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның халык артисты Равил Харисов вафат


Равил Харисов (1948-2020)
Равил Харисов (1948-2020)

Танылган җырчы 72 яшендә дөньядан китте.

Татарстанның халык артисты, Казан шәһәр филармониясе солисты Равил Харисов вафат. Бу турыда филармониянең матбугат үзәге хәбәр итә. Җырчы белән хушлашу 18 ноябрьдә Казанның "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә узачак диелә.

Танылган җырчы 72 яшендә дөньядан китте. Ул 1948 елның 11 августында Казан шәһәрендә туган. 30 елдан артык гомерен сәхнәгә багышлаган. Татар, рус, итальян, инглиз, француз, испан телләрендә җырлар башкара, репертуарында 500дән артык югары дәрәҗәдә эшкәртелгән җыр була. 1988 елда Татарстанның атказанган артисты исеме бирелә, 1998 елда – Татарстанның халык артисты исеменә лаек була. Равил Харисов 15 ел Мәскәүдә Анатолий Кролл эстрада оркестрында эшли, СССРның танылган җырчылары белән бер сәхнәдә чыгыш ясый.

XS
SM
MD
LG