Accessibility links

Кайнар хәбәр

Онлайн белем бирү үсеше рейтингында Русия соңгы урынны алган


Илдә интернет тизлеге түбән, халыкта компьютерлар җитәрлек түгел.

Дистанцион укуга күчүгә әзерлек ягыннан Русия дөньяның 32 иле арасында соңгы урынга чыккан. Моны Preply онлайн белем бирү платформасы уздырган тикшеренү ачыклаган дип яза “МБХ медиа”.

Экспертлар Русиядә мобиль интернет әкренлеген, репетиторлар хезмәтенә аз түләнүен, компьютерсыз кешеләр күп булуын ачыклаган. Мәсәлән, Русиядә мобиль интернет йөкләнү тизлеге 22 Мбит/сек, ә Канадада бу тизлек 71 Мбит/сек тәшкил итә. Моннан тыш, интернетт аша укытучы белгечләрнең хезмәт хаклары бик түбән булуы да искәртелә: сәгатенә 250 сум. Тикшерүдә әйтелгәнчә, Русиядә яшәүчеләрнең 40 процентында гына компьютер бар.

Онлайн белем бирү өчен иң яхшы инфораструктура Норвегиядә икәне ачыкланган. Бу илдә халыкның 94,5 проценты компьютер белән эшләү мөмкинлегенә ия.

Моннан кала, мәгариф өлкәсенә чыгымнар ягыннан Русия 28нче урынга чыккан, бу яклап АКШны, Австралия, Ирландия һәм Грецияне уздырган диелә. Югары белем бирү категориясендә Русиядә 182 дистанцион укыту курсы бар, бу күрсәткеч белән ул 10нчы урынга чыга, ә онлайн белем бирү хезмәте базары зурлыгы ягыннан (28 миллион студент) – дүртенче урында тора.

XS
SM
MD
LG