Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роспотребнадзор мохтаҗларга ярдәм итүче оешмага 15 мең сум штраф салган


Азат Гайнетдинов
Азат Гайнетдинов

18 ноябрьдә Казандагы "Приют человека" социаль реабилитация һәм адаптация үзәгенә Роспотребнадзор 15 мең сум штраф язган.

Бу хакта үзәкнең җитәкчесе Азат Гайнетдинов Instagram-дагы шәхси сәхифәсендә хәбәр итте.

Аның язуынча, Роспотребнадзор билгеләгән кимчелекләрне төзәтү өчен, үзәккә 1200 медицина битлеге һәм ике контактсыз термометр сатып алырга кирәк. Югыйсә, әлеге үзәктә вакытлыча яшәүче 40 мохтаҗ кеше кыш көне урамга куып чыгарылачак һәм үзәк 90 тәүлеккә ябылачак.

Шушыларны истә тотып, Гайнетдинов җәмәгатьчелектән ярдәм сорап мөрәҗәгать итте, штраф түләү һәм битлекләр сатып алу өчен, үзәккә 25 мең сум акча җыюда ярдәм итүләрен үтенде, матбугатка да мөрәҗәгать итте.

Роспотребнадзорның бу гамәле хакында ишетеп, кеше язмышына битараф булмаучылар бер көн эчендә үзәккә 89 мең сумнан артык акча җыйган. Моннан тыш, үзәккә 3850 битлек китергәннәр.

Роспотребнадзор мохтаҗларга ярдәм итүче оешмага 15 мең сум штраф салган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:36 0:00

Бу акча штрафны түләү һәм сукбайлар яшәүче вагоннарны ай ярым җылытуга да җитәчәк, дип яза үзәкнең Instagram-дагы рәсми аккаунты. Ләкин штрафны түләгәнче алар әле мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә карар кылган.

XS
SM
MD
LG