Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы Русия медиаларын чикләгән өчен YouTube, Facebook һәм Twitter-ны томаларга тәкъдим итә


Канун өлгесендә Русия ватандашы хокукларын бозуга кагылышлы мәгълүмат ресурсы дигән төшенчә кертелә.

Русиядәге дәүләт медиаларын чикләгән өчен чит ил социаль челтәрләре һәм башка сайтлар Русиядә томаланырга мөмкин. Бу турыдагы канун өлгесе Русия думасына кертелде. Бер төркем депутат YouTube, Facebook, Twitter кебек челтәрләрнең Русия дәүләт медиаларына модерация уздыруына шундый җавап бирергә тәкъдим итә.
Канун өлгесендә “Кешенең һәм Русия ватандашының төп хокукларын һәм ирекләрен бозуга катнашы булган мәгълүмати ресурс хуҗасы” дигән статус кертелә. Русия баш прокуратурасы сайтны хокук бозучы дип таныган очракта Роскомнадзорга аны тулысынча яки өлешчә томаларга рөхсәт ителә.

Канун өлгесенең аңлатмасында Русия дәүләт ресурсларын “дискриминацияләү”нең ике дистәдән артык очрагы билгеле диелгән. “Кысырыкланган” сайтлар буларак RT, “РИА Новости”, “Крым 24” кебек ресурслар атала. Канун өлгесе авторлары мондый чикләүләрне “цензура” дип атый.

Элегрәк Роскомнадзор Русия ресурсларына гомуми кагыйдәләр кулланганы өчен YouTube, Facebook һәм Twitter социаль челтәрләрен тәнкыйтьләгән иде. Беслан турында “России-1” каналы төшергән фильмга яшь ягыннан чикләүләр керткәнгә YouTube-ны цензура куллануда гаепләде. Роскомнадзор шулай ук сервиста чыккан видеоларга карата тамгалау һәм кисәтүләр куллану очраклары ешайды дип тә белдерде. Бу уңайдан оешма Facebook, Google, Twitter җитәкчелегенә Русия дәүләт медиаларына тамгалау кулланмауны таләп итеп хатлар да җибәрде.

XS
SM
MD
LG