Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларны Киреч күперендә туктаткан ЮХИДИ гамәлендә канун бозу табылмаган


3 ноябрьдә Киреч күперендә кырымтатарларны тоткарлау
3 ноябрьдә Киреч күперендә кырымтатарларны тоткарлау

2 ноябрьдә Ростовка барырга чыккан йөзләрчә кырымтатарны ЮХИДИ хезмәткәрләре берничә сәгать тоткарлап торды.

Кырым эчке эшләр бүлегенең Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәсе үзенең хезмәткәрләренең 3 ноябрьдә Киреч күперендә кырымтатарларны тоткарлап торуында канун бозу күрмәгән. Полициягә бу турыда шикаять биргән Сейдамет Сейтаблаев ЮХИДИдән шундый җавап алган.

“Без Биюк-Онлар бистәсеннән Курман районы "Хизб ут-Тәхрир эше" буенча хөкем карарына бара идек. Кырым күперен чыкканда 2 ноябрь 23.30да безне тоткарладылар һәм 3 ноябрь иртәсенә кадәр тоттылар. ЮХИДИ хезмәткәре, полиция хезмәткәре һәм киемендә тамгалар булмаган бер кеше килде. Ул бөтен юлчыларның паспортларын, транспорт документларын алды. Алганда бер нәрсә дә юньләп аңлатмадылар. Монда стационар пост һәм документлар тикшерелә диделәр”, дип сөйләгән Сейтаблаев “Кырым теләктәшлеге”нә.

Кырым ЮХИДИ җитәкчесе Олег Гранковский кул куйган җавапта хезмәткәрләр канун кысаларында эш иткән диелә.

2 ноябрьдә Кырымнан Ростов шәһәренә мәхкәмәгә барырга чыккан кырымтатарларны Киреч күперендә полиция туктатып, җибәрмичә торган иде. Хокук яклаучы Лутфие Зудиева Крым.Реалиига сөйләгәнчә, машиналарда берничә йөз кырымтатар, шул исәптән олы яшьтәгеләр, хатын-кызлар булган. Алар Ростовка барып, мәхкәмә каршына баскан кырымтатарларга теләктәшлек белдерергә теләгән. Ләкин мәхкәмә беткәнче Ростовка барып өлгермәячәкләрен аңлагач, кире борылырга мәҗбүр булганнар. Аларның бер өлеше Кырымда мәхкәмә янына килгән иде.

3 ноябрдә Дондагы Ростовта хәрби мәхкәмә Кырымның Курман (Красногвардейский) районы "Хизб ут-Тәхрир эше" фигурантларына хөкем карары чыгарды. Рустем Эмирусеинов, Арсен Абхаиров, Эскендер Абдулганиев өчесенә 42 ел төрмәгә хөкем ителде.

XS
SM
MD
LG