Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирустан Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан вафат


Феофан
Феофан

Татарстан православ чиркәве җитәкчесенә 73 яшь иде.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан коронавирус китереп чыгарган өзлегүдән соң вафат булган. Бу турыда Татарстан митрополиясе хәбәр итте. Феофанга 73 яшь иде.

Митрополит Феофан (Иван Ашурков) Казан епархиясенә җитәкче итеп 2015 елның 13 июлендә, аныңчы Татарстан православларын 25 ел җитәкләгән Анастасий урынына килде.

Феофан 1947 елның 21 маенда Курски өлкәсе Димитров шәһәрендә туган.

Митрополит дәрәҗәсен 2012 елда алган. 2014 елның маенда Сембер һәм Яңа Спасс митрополиты, Сембер митрополиясе җитәкчесе итеп билгеләнә.

2015 елдан Казан рухи семинариясе ректоры. 2017 елның 12 гыйнварында семинариянең ислам дине гыйлеме кафедрасы җитәкчесе итеп сайлана.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Феофанны соңгы юлга "лаеклы озату өчен" җирләү эшләрен оештырырга кушты диелә президентның матбугат хезмәте хәбәрендә.

XS
SM
MD
LG