Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтаховны яклап листовкалар ябыштырган мәктәп укучылары террорчыл җәмгыять төзүдә гаепләнә


Красноярски өлкәсенең Кански шәһәрендә 9нчы сыйныф укучылары террорчыл җәмгыять төзүдә гаепләнә. Baza язуынча, әлеге хәлләр инде ике елдан артык сак астында тотылучы Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты, тумышы белән Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән булган Азат Мифтаховны яклап листовкалар ябыштырган өчен 14 яшьлек яшүсмерләрне кулга алудан башланган.

Бу эшне тикшергәндә, ФСБ вәкилләре яшүсмерләрнең чатына керә һәм анда аларның анархизм турында сөйләшүләре һәм махсус хезмәтләрне тәнкыйтьләүләре турындагы язуларга тап була. Алар шулай ук Minecraft онлайн уенында "ФСБ бинасы" төзегәннәр һәм аны "шартлатырга" җыенганнар, диелә.

Сорау алу вакытында яшүсмерләрнең икесе, Baza язуынча, “басымнар, янаулар һәм вәгъдәләр” сәбәпле гаебен таныган һәм өй сагына җибәрелгән. Гаебен танымаган өченче яшүсмерне СИЗОга япканнар. Сорау алу вакытында дәүләт адвокаты гына катнашкан.

МДУ аспиранты, математик Азат Мифтахов "Бердәм Русия" офисының тәрәзәсен ваткан өчен экстремизмда гаепләнә. Ул 2018 елның февралендә сак астына алынды. Аның эше хәзерге вакытта мәхкәмәдә карала.

Мифтахов "Мемориал" хокук яклау оешмасы тарафыннан сәяси тоткын дип танылды. Элегрәк Америка математика җәмгыяте Азат Мифтахов эшендә гадел мәхкәмә таләп итеп рәсми белдерү ясаган иде, бу көннәрдә Франциянең математика галимнәре берләшмәсе аның гаделсез гаепләнүенә каршы чыкты.

XS
SM
MD
LG