Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Эчке эшләр министрлыгы биометрик мәгълүматларның үзәкләштерелгән банкын булдырачак


Аны булдыру програмы 2023 елга кадәр эшләнәчәк.

Русия Эчке эшләр министрлыгы русиялеләр һәм чит ил кешеләренең биометрик мәгълүматларының үзәкләштерелгән банкын булдырачак, дип хәбәр итә ТАСС.

Өч ел эчендә - 2021 елдан 2023 елга кадәр, "Федераль биометрик мәгълүмат системасын булдыру" програмы эшләнәчәк.

Федераль мәгълүмат системасы кешеләрне бармак эзләре, йөз сурәтләре, ДНК белән берләштерелгән генетик мәгълүматны кушып билгесез затны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.

Биометрик мәгълүматларны берләштергән гомум система булдыру идеясе турында 2014 елда Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев әйткән иде инде.

Узган елны Мәскәүнең Савеловский районы мәхкәмәсе йөзләрне танучы видекомералар ярдәмендә кешеләрне күзәтергә рөхсәт бирде. Йөзләрне танучы систем Мәскәүдә 2017 елда эшли башлады. 2019 елда башкала мэры Сергей Собянин шәһәрдә 200 меңнән артык шундый видеокамера урнаштырылачак дип хәбәр итте. Әлеге башлангыч тормышка ашырылган очракта Мәскәүнең видеокүзәтү системы Кытайдан соң дөньяда иң зурларыннан саналачак.

XS
SM
MD
LG