Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Медиазона": пандемия вакытында Русиядә 120 меңгә күбрәк кеше үлгән


Белгеч фикеренчә, Татарстан, Башкортстан кебек сайлауларда нәтиҗәләр хәрәмләшеп күрсәтелә торган төбәкләрдә COVID-19 саннары да яшерелә.

Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы китергән COVID-19-дан үлүчеләр саны еллык күрсәткечтән артып киткән үлемнәр саныннан берничә мәртәбә кимрәк. Апрель-октябрь айларында Русиядә соңгы биш еллык уртача күрсәткечкә караганда 120 мең кешегә күбрәк үлгән. Оператив штаб бу вакыт арасында коронавирустан 28,2 мең кеше үлгән дигән сан китерә.

Росстат апрель-сентябрь айларында үлемнәр гадәттәгедән 106 мең кешегә артык булган дип белдерә. Росстат мәгълүматынча, бу айларда коронавирустан 55,6 мең кеше үлгән, оператив штаб 20,7 мең үлем турында хәбәр итте.

Еллык күрсәткечтән арткан үлемнәр барысы да коронавирус белән бәйле түгел, күбесе сәламәтлек саклау системына авырлык килгәнгә күрә, тиешле ярдәм алмаудан килеп чыккан дип сөйләгән “Медиазона”га демограф Алексей Ракша.

Белгеч сүзләренчә, гадәттә сайлау нәтиҗәләрен алдашып күрсәтүче төбәкләр коронавирус статистикасын да яшерә. Татарстан, Башкортостан, Чечня – иң ялганчы төбәкләр дип сөйләгән Ракша.

Кайбер төбәкләрдә еллык күрсәткечтән арткан үлемнәрнең барысын да диярлек коронавирус белән бәйлиләр. Тыва, Коми республикалары, Петербур, Мәскәү, Мәскәү һәм Магадан өлкәләрендә шулай эшлиләр. Чечня, Татарстан, Башкортстанда, Липецки һәм Ленинград өлкәләрендә, киресенчә, гадәттәгедән арткан үлемнәр рәсми рәвештә берничек тә аңлатылмый диелә материалда.

Июльдә Русиядә үлемнәр елдагыдан 21 процентка арткан. 23 төбәкнең октябрьгә алынган статистикасына караганда, үлемнәр күрсәткече башка еллардан 32 процентка үскән.

23 ноябрьгә Русиядә барлыгы 2 114 502 кешедә COVID-19 ачыкланган, узган тәүлектә 25 173 кешегә бу диагноз куелган. Пандемия дәвамында бу рекордлы тәүлеклек күрсәткеч.

Татарстанда узган тәүлектә 73 кешедә COVID-19 рәсман теркәлгән. Русия статистикасында коронавирустан барлыгы 131 кеше үлгән дип китерелә.

XS
SM
MD
LG