Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" әгъзасы булуда гаепләнгән Рәис Мәүлетовны "Мемориал" сәяси тоткын дип таныды


Рәис Мәүлетов

2019 елда Тольяттида тоткарланган Рәис Мәүлетовны террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм финанслауда гаеплиләр.

“Мемориал” хокук яклау үзәге “Хизб ут-Тәхрир” әгъзасы булуда гаепләнгән Рәис Мәүлетовны сәяси тоткын дип таныды. Оешма белдерүендә Мәүлетовны “вөҗдан иреген, дин тоту, сүз һәм берләшмәләр иреген көч кулланмыйча тормышка ашыруы” аркасында эзәрлеклиләр диелә.

“Аның эшендә көч куллануны аклау яки аңа чакыру юк, ә тикшерү, мөгаен, шаһитларга басым ясыйдыр. “Мемориал” Мәүлетовны кичекмәстән азат итәргә чакыра” дип белдерә хокук яклаучылар.

Мәүлетовка каршы чыгыш ясаган шаһитлар сөйләвеннән аның гамәлләре канун кысаларыннан чыкмавы күренә диелә аңлатмада. Бу шаһитлар сөйләвенчә, мөселманнар бергә җыелып дин һәм сәясәт турында сөйләшкән, әдәбият укыган. Шул ук вакытта шаһитларның тикшерүдән бәйсез булуы бик шикле: аларның икесе сак астында тотыла, берсенең исеме сер итеп саклана диелә.

Хокук яклаучылар фикеренчә, Мәүлетовны гаепләүләргә нигез итеп алынган социаль челтәрләрдәге язмаларда террорчылыкны аклау юк: аларда мөселманнарны “Хизб ут-Тәхрир”дә торуда гаепләп эзәрлекләүләр кануни түгеллеге, бу оешманы террорчылык оешмасы итеп тану да канунга каршы килүе языла диелә. Язмаларында Мәүлетов “Хизб ут-Тәхрир”не Русиядә тыелган “Ислам дәүләте” (ИГИЛ) сугышчан төркеме белән чагыштыра, һәм “Хизб ут-Тәхрир”нең ИГИЛ белән бер уртаклыгы да юк, аларның идеологияләре бөтенләй охшамаган дигән нәтиҗәгә килә дип яза хокук яклаучылар.

Мәүлетовны террор гамәлләре әзерләүдә яки террор белән янауда, көч куллануда гаепләмиләр, чынлыкта аны бары мөселманнарның “Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами” фиркасе китапларын укыган җыелышларында катнашуда гаеплиләр дип белдерә “Мемориал” вәкилләре.

31 яшьлек Казан кешесе Рәис Мәүлетов 2019 елның 23 сентябрендә Тольяттида тоткарланган. Аның белән бергә тагын өч мөселман – Радик Хәйретдинов, Эльмар Мамедов, Алексей Ботва тоткарланган. Мәүлетовны Казанга китерделәр, хәзер ул Екатеринбурдагы тикшерү изоляторында тотыла. Мәүлетов террор оешмасы төзү, анда катнашу, аны финанслау, һәм террорчылыкны интернетта ачык рәвештә аклау маддәләре нигезендә гаепләнә. Аңа гомерлек төрмә яный.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG