Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә соңгы тәүлектә коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 491 булган


Алты төбәктә хастаханәләрдә коронавируслы авырулар өчен урыннар бетү алдында тора.

Соңгы тәүлектә Русиядә яңа төр коронавирустан 491 кеше үлгән. Бу пандемия башынан иң зур тәүлеклек күрсәткеч. Илдә COVID-19 корбаннары саны 37 мең кешедән артып китте.

24 ноябрь иртәсенә Русиядә (аннексияләнгән Кырымны да кертеп) коронавирус йоктыруның барлыгы 24 326 очрагы теркәлгән. Яңа очракларның иң күбе Мәскәүдә һәм Петербурда - 5838 һәм 3179 кеше. Соңгы тәүлектә хастаханәләрдән 23 226 пациент савыгып чыкты дип хәбәр итә Русиянең коронавируска каршы көрәш оператив штабы.

Рәсми саннарга карый, пандемия башыннан Русиядә COVID-19 вирусын 2 миллион 138 меңнән артык кеше йоктырган.

24 ноябрьдә вице-премьер Татьяна Голикова хәбәр иткәнчә, Русиянең алты төбәгендә коронавируслы авырулар өчен хастаханәләрдә урыннар 10 проценттан да азрак калган. Аннексияләнгән Кырымда урыннарның 94 процентка якын өлеше тулган, шулай ук Иваново һәм Орел өлкәсе, Коми республикасы, Мордовия һәм Петербурда да хәл катлаулы диде Голикова.

Коронавируслы авырулар өчен хәзерге вакытта илдә 274 меңнән артык урын булдырылган. Шулардан 150 меңнән артыгы кислород бирә торган итеп җиһазланган, 31 меңнән артыгында үпкә җилләтү җиһазы бар диде Голикова.
Аның сүзләренчә, русияләрне COVID-19 вирусыннан киңкүләм вакциналауны киләсе елда эшләргә ниятләнә. Бу ел ахырына кадәр үк Гамалеи үзәгенең “Спутник V” вакцинасын 2 миллион доза күләмендә эшләп чыгару көтелә. Бу вакцина августта дәүләт теркәлүе узды, ләкин аны клиник сынауларның өченче баскычы тәмамланмады.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 75 кешегә COVID-19 диагнозы куелган. Эпидемия башыннан республикада коронавирус йоктыруның 9848 очрагы рәсмән теркәлгән, 8598 кеше савыккан диелә. 132 кеше коронавирустан вафат булган.

Башкортстанда коронавирусны барлыгы 13 446 кеше йоктырган, узган тәүлектә 128 кешедә COVID-19 расланган. Рәсми саннарга караганда, республикада коронаирустан 76 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG