Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы иң зур сәүдә үзәге татар телен санга сукмый


Kazan mall үзәгендә элмә такта
Kazan mall үзәгендә элмә такта

Яңа төзелгән Kazan mall үзәгендә элмә такталарда татарча язылмаган, татар кухнясы тәкъдим ителми.

Казанның Павлюхин урамында төзелгән Kazan mall сәүдә үзәгендә Татарстандагы ике дәүләт теленең берсе булган татар теле кулланылмый. Бина эчендәге язмалар, элмә такталар, юл күрсәткечләр урыс һәм инглиз телләрендә генә язылган. Бу күренешкә сатып алучылар игътибар иткән.

Kazan mall сәүдә һәм күңел ачу үзәгенең тантаналы ачылышы 5 декабрьгә билгеләнгән. Хәзерге вакытта бина техник тәртиптә ачылган. Ул – Татарстанда иң зур сәүдә үзәге. Мәйданы – 54 мең дүрткел метр.

Kazan mall сәүдә үзәгенә татар телен хөрмәт итмәгән өчен дәгъва белдерелә. Татарстанда ике дәүләт теленең берсе булган татар теле үзәкнең визуаль эчтәлегендә бөтенләй кулланылмаган. Моннан тыш, тиз ашап алу урыннары арасында татар ризыклары тәкъдим ителми: монда урыс, американ, грузин, Шәрык, Европа кухнялары ризыкларын авыз итеп була, ә татар ризыкларына урын табылмаган.

Kazan mall – UD Group ширкәте проекты. Үзәкне төзү 6 миллиард сумга төшкән дип бәяләнә. Июльдә билгеле булганча, UD Group керә торган “Джи-групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять ачык акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелгән. Мөдирләр шурасын Илфат Гыйлфанов җитәкли, аның урынбасары – бертуганы Алберт Гыйлфанов.

Августта сәүдә үзәге каршындагы “Неофутуризм атлетлары” күргәзмәсе аркасында җәнҗал купкан иде. Дмитрий Каварга иҗат иткән сыннарда Ленин һәм Сталин сурәтләре кулланылган. Бу КПРФ фиркасе Татарстан бүлеге вәкилләренең ачуын чыгарды.

XS
SM
MD
LG