Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон югары мәхкәмәсе Украинаның "Татнефть"кә 112 млн доллар түләргә тиешлеген раслады


"Укртатнафта" логосы
"Укртатнафта" логосы

"Укртатнафта"га бәйле 2008 елдан бирле барган низагта мәхкәмә Татарстан нефть ширкәтен хаклы дип тапты.

Лондон югары мәхкәмәсе Украинаның "Татнефть"кә каршы шикаятен кире каккан. Мәхкәмә Киевның "Укртатнафта" өчен Татарстан нефть ширкәтенә 112 млн доллар компенсация түләргә тиешлеген раслаган. Бу турыда Русиядәге хокук һәм мәхкәмә мәгълүматы агентлыгы (РАПСИ) хәбәр итә.

Мәхкәмәгә мөрәҗәгатендә Киев "Укртатнафта" хиссәләренең 81 млн доллар торучы бер өлешен 1999 елда Seagroup International (АКШ) һәм Amruz Trading (Швейцария) ширкәтләре канунсыз сатып алган дип белдергән. Соңрак бу ширкәтләрдәге өлешләрне "Татнефть" сатып алган.

Лондон югары мәхкәмәсе хөкемдары Эндрю Смит Украина шикаятен процессуаль нормаларны канунсыз куллану дип атый. Ул әлеге дәлилне китерүне Киев артык озакка сузды дип белдергән.

"Татнефть" белән Украина арасында бу мәсьәләдә арбитраж мәхкәмәләшүләре 2008 елдан бирле бара. "Татнефть" "Укртатнафта" эше нигезендә компенсация түләүне таләп итә.

2014 елда арбитраж мәхкәмәсе "Татнефть" файдасына карар кабул итте һәм Украина Татарстан ширкәтенә $112 млн һәм процентлар түләргә тиеш дигән карар чыгарды. Шул ук елда Украина Парижның аппелляция мәхкәмәсендә әлеге карарны шикаять итте. Париж мәхкәмәсе карарны гамәлдә калдырды.
Акчалар түләнмәү сәбәпле, "Татнефть" 2017 елның язында Мәскәү арбитраж мәхкәмәсенә һәм Лондон югары мәхкәмәсенә арбитраж карарын мәҗбүри үтәтү турында мөрәҗәгать иткән иде.

"Укртатнафта" ширкәте 1994 елда Украина һәм Татарстан президентлары фәрманы белән төзелде. Төп максат - Кременчуг нефть эшкәртү заводын елына 18 млн тонна нефть белән тәэмин итү булды. Башта Татарстан "Укртатнафта" ширкәтенең 55 процент хиссәсенә ия иде.

2008-2009 елларда Украина югары мәхкәмәсе һәм Полтава өлкәсенең хуҗалык мәхкәмәсе, барлык хиссәләрне Татарстаннан алып, "Укртатнафта" белән идарә итүне тулысынча Украина кулына тапшырды.

XS
SM
MD
LG