Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роспотребнадзор: Татарстанда битлек кию кимендә җәйгә кадәр дәвам итәчәк


Пандемия сәбәпле сәламәтлек саклау министрлыгы җиңел машиналар җитмәүгә зарланды. Оешмаларга яңа ел корпоративларын уздырмаска чакырдылар.

Татарстанда битлек кию тәртибе ким дигәндә җәйгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта 25 ноябрьдә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдерде.

“Бүген санитар кагыйдәләр 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды. Анда коронавируска каршы профилактика чарасы буларак битлек киеп йөрү каралган. Битлек режимы яз айларында 100 процентка сакланачак. Җәен ничек булыр – карарбыз”, диде ул.

Русиядә битлек режимына бозган өчен штраф суммасына арттырырга тәкъдим иттеләр. Любовь Авдонина моны мөмкин, ләкин бүгенге сумма да җитәрлек дип саный. Хәзер битлек кимәгән өчен физик затларга 15 мең сум административ җәза каралган.

Яңа елга кадәр өстәмә чикләүләр кертелмәячәк. Ачык һавадагы чыршы мәйданнарында ирекле йөреп булачак. Ләкин Роспотребнадзор яңа ел корпоративларын кыскартырга, аларны эш урынында уздырмаска киңәш итә.

Шулай ук бәйрәм көннәрендә Казанга туристлар килүен көтәләр. Шул уңайдан барлык кунакханәләр тикшереләчәк.

“Декабрь башыннан кунакханәләрне, хостелларны тикшерә башлыйбыз. Без моңа кадәр аларның барысын да күзәтеп бармадык. Декабрь аеннан туристик өлкәне тулысынча контрольгә алабыз. Аларның кунакларны кабул итүгә әзерлеген, профилактик чараларны үтәүләрен тикшерергә уйлыйбыз, аңлату эшләре алып барачакбыз”, диде Авдонина.

Пандемия вакытында Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе җиңел машиналарга кытлык кичерә башлаган. Бу хакта министр урынбасары Владимир Жаворонков белдерде.

“Татарстанның ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары паркы начар дип әйтү гөнаһ булыр. Пандемия чорында җиңел машиналар җитми. Шуңа да “Яндекс такси” белән махсус проект эшләнде. Машиналар тузу белән алыштырабыз. Эпидемия вакытында бу транспортка ихтыяҗ зур. Яңа ашыгыч ярдәм машиналары булырмы – әйтә алмыйм. Авыл җирлегендә машиналар федераль програм аша тормышка ашар дип уйлыйм”, диде Жаворвонков.

XS
SM
MD
LG