Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда танылган татар җәмәгать эшлеклесе, меценат Әсгать Корманаев вафат


Әсгать Корманаев
Әсгать Корманаев

Ул Стәрлетамак шәһәре сovid һоспиталендә җан биргән

Башкортстанда танылган татар җәмәгать эшлеклесе, меценат Әсгать Корманаев вафат. Бу турыда Азатлыкка Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы, Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин хәбәр итте. Корманаев Стәрлетамакның сovid һоспиталендә дәваланган һәм шунда вафат булган.

Әсгать Корманаев 1949 елның 13 декабрендә Башкортстан Республикасының Стәрлетамак районында данлыклы Аллагуват авылында туган. Заманында бу Башкортстандагы иң зур татар авылы булып саналган. 1966 елда “Салаватнефтемаш” салына башлагач, авылны бетергәннәр. Авыл кешеләренең бер өлешен Салават шәһәренә күчергәннәр, кайбер гаиләләр Кантюковка авылына күченеп киткән.

Элек Әсгать Корманаев Салават шәһәрендә Татар конгрессы һәм Татар милли мохтарияте рәисе, Салаваттагы татар оешмасы җитәкчесе булып торган

“Аның үз ширкәтләре бар иде, заманында ул салым түләүдә Салават шәһәрендә өченче урында иде. Шушы керемнән ул Салават шәһәрендәге татар укытучыларына өстәмә акча түли иде, аларга фатир алырга ярдәм иткән. Ул шәһәр шурасы депутаты да иде, фатир алуда финанс ярдәм генә түгел, административ ярдәм дә күрсәткән. Уфаның “Нур” татар театрына матди яктан зур ярдәмнәр күрсәтә иде, заманында театрга автобус, костюмнар сатып алган булган, “Нур” театрын аякка бастыруга зур өлеш керткән. Салават шәһәрендә “Салават күпере” газетын чыгарды”, - дип сөйләде Азатлыкка Альфред Дәүләтшин.

Соңгы елларда Әсгать Корманаев Башкортстанның Кантюковка авылы мәчете имамы булды.

Дәүләтшин сүзләренчә, мәрхүм белән алар күптәннән таныш булган.

“Мин аның белән 2013 елда якыннан таныштым, без Казандагы Русия ислам институтында алты ел бергә укып, бер бүлмәдә яшәдек, соңгы елларда ул минем өчен нык якын дус иде, без бик тыгыз аралашып яшәдек. Ул тәнкыйтьли белә торган, дин әһелләрен дә, милли хәрәкәт вәкилләрен дә көлеп, кайвакыт каты итеп тәнкыйтьли иде, шул ук вакытта кешене мактый да белә иде”, дип өстәде Дәүләтшин.

Аның сүзләренчә, узган атнада Әсгать Корманаевны Татар конгрессы татар халкы алдындагы хезмәтләре өчен медаль белән бүләкләгән. Бу вакытта ул хастаханәдә яткан була. Ул бүләкләнү хәбәрен ишеткән, әмма аңа медален тапшырып өлгермәгәннәр.

Әсгать Корманаевның васыяте белән ул 26 ноябрьдә Кантюковка авылында җирләнәчәк, җеназасын Альфред Дәүләтшин укыячак.

XS
SM
MD
LG