Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасыннан Казанның башкала статусы турында канун өлгесе кире алынган


Казан күренеше
Казан күренеше

КПРФ вәкиле фикеренчә, депутатлар канун кабул итәргә теләмәсә, Татарстан Конституциясен үзгәртергә кирәк.

Татарстан Дәүләт шурасының КПРФ фракциясе депутаты Артем Прокофьев Казан мэрын халык тарафыннан сайлап куюны да күз уңында тоткан канун өлгесен парламент сессиясе көн тәртибеннән алды. Моны ул кызу бәхәсләр уятуы белән аңлатты. Әгәр канунга ихтыяҗ булмаса, депутат Татарстан Конституциясен үзгәртергә кирәк дип саный.

“Канун өлгесе Татарстан Конституциясенең 122нче маддәсенә нигезләнгән. Комитет утырышында ул кызу бәхәсләр уятты. Мэрия вәкилләре бу канун өлгесен вакытыннан алда тәкъдим итү дип белдерде. 28 ел дәвамында Конституциянең турыдан-туры күрсәтмәсе булуына карамастан, аны ни өчендер вакытыннан алда күтәрелгән мәсьәлә дип әйттеләр. Әгәр дә мондый канун кирәк түгел икән, 28 ел дәвамында Конституциянең бу өлеше үтәлми икән, димәк, Конституциянең бу өлешен карарга кирәк”, диде Прокофьев.

Прокофьев тәкъдим иткән “Татарстан башкаласы статусы турындагы” канун өлгесе Татарстан башкаласы статусын, аның функцияләрен билгели һәм шәһәр мэрын турыдан-туры сайлап куюны күзаллый.

Артем Прокофьевның мэрны сайлап кую турында ике канун өлгесе әзерләнгән иде. Икенчесе тавышка куелды. Ләкин аның тәкъдимен җиде генә депутат яклап чыкты. Тавыш бирер алдыннан бу тәкъдимгә парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин каршы булуын белдерде.

“Кайбер төбәкләрдә моның сюрпризлар китергәнен күрәбез. Мэр халык тарафыннан сайлап куелса, аңа дәгъва белдереп булмый, ләкин эш тә бармый. Төбәк хөкүмәте белән каршылык башлана. Без моңа сакчыл карарга тиеш. Бу демократия, яки демократия түгел дип популистлар кебек карарга кирәкми. Татарстанны Кушма Штатлар белән чагыштырырга ярый ди мени? Безгә моңарчы эшләп килгән форманың гадел, чиста, ачык булуын халыкка аңлатырга кирәк”, диде Мөхәммәтшин.

XS
SM
MD
LG