Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда урыс теленең рәсми статусын бетерергә тәкъдим иттеләр


Садирдин Торалиев
Садирдин Торалиев

“Без урыс теленә күнеккән, бәйдәге эт кебек аның белән утырабыз” дип белдерде Садирдин Торалиев

Кыргызстанның Конституция киңәшмәсе әгъзасы Садирдин Торалиев 26 ноябрьдәге утырышта урыс теленең рәсми тел статусын гамәлдән чыгарырга тәкъдим иткән.

“Мин аңлыйм, ватандашлар күбрәк тел белгән саен әйбәтрәк, урыс телен белү аркылы күп әйбергә ирештек. Ләкин без чит телләрне аерым канун кабул итеп үстерергә тиеш, ә Конституциядә бары кыргыз теленең генә статусын язып куярга тиешбез” дигән Торалиев. Ул әлеге тәкъдимен кыргыз теленә бетү куркынычы булуы белән аңлаткан. Кирәк булмаса, кеше милли телне укымаячак дигән.

“Без урыс теленә күнеккән, бәйдәге эт шикелле аның белән утырабыз. Мондый әйбер булырга тиеш түгел. Без телебезне югалтырга мөмкин. Кеше ул шундый, мәҗбүриләмәсәң, берни дә өйрәнмәячәк” дигән Торалиев, аның сүзләрен АКИпресс китерә. Җыелышта катнашучыларның бу сүзләргә ни дип җавап биргәне әйтелми.

Кыргызстанның хәзерге Конституциясенә ярашлы, урыс теле рәсми тел булып тора. 2019 елда сәяси көчләр тарафыннан урыс теленең бу статусын бетерергә дигән тәкъдим яңгыраган иде. 2020 ел октябрендә Русия илчесе белән очрашу вакытында ул вакытта президент вазифаларын башкарган премьер-министр Садыр Җапаров әлеге сорау көн тәртибендә тормый дип белдерде.

Кыргызстанның яңа Конституциясе өлгесе 17 ноябрьдә җәмәгать фикер алышуына чыгарылды. Яңа Төп канун президентның вәкаләтләрен һәм ролен шактый киңәйтә. Үзгәрешләр кабул ителсә, Кыргызстан хәзерге кебек парламент республикасы түгел, ә президент республикасына әйләнә дияргә була. Моннан кала, илдә яңа орган – Халык Корылтае төзергә тәкъдим ителә, ул “иң югары киңәшләшү һәм координацияләү оешмасы” булыр дип уйланыла. Корылтай президент карары белән җыела торган булачак.

XS
SM
MD
LG