Accessibility links

Кайнар хәбәр

Министр Һадиуллин "татар теле юкка чыккан" уку йортлары һәм дәреслекләр турында аңлатма бирде


Депутат Илшат Әминов дәүләт шурасы утырышында Казан авиация институты лицеенда татар теле укытылмавына зарланды .

Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин дәүләт шурасы депутаты Илшат Әминов соравына җавап биреп, Казан авиация институты (КНИТУ-КАИ) инженер лицей-интернатында татар теле укытылышын тикшерергә вәгъдә бирде. Әминов дәүләт шурасы утырышы вакытында министрга мөрәҗәгать итеп, лицейда “татар теле бөтенләй югалган” дип белдерде.

“Кайбер уку йортларында татар теле бөтенләй югалды. Аңлашыла, алар махсуслашкан түгел. Мәсәлән, КНИТУ-КАИ инженер лицей-интернаты, миңа калса, анда татар теле бөтенләй юк, гәрчә укыту анда 7нче сыйныфтан бара. Нигә бу шулай һәм без моңа ничектер йогынты ясый алабызмы?” дип сорады Әминов.

Җавап итеп һадиуллин бу уку йортын тикшерергә сүз бирде. Татар телен өйрәнү, рус теле кебек үк, ата-аналар гаризасы нигезендә була ала дип искәртте министр. “Туган телләр турында канунның 11 һәм 14 маддәләрендә барысы да язылган. Теләскә тә, теләмәсәк тә, телне сайлау үзебездән тора. Ә туган телне федераль компонент нигезендә уку зарур, беркем дә баш тартырга тиеш түгел. Сайлау хокукың гына бар: урыс телен укыргамы, татар, чуаш, мари теленме” дип аңлатты министр.

Һадиуллин Татарстан дәреслекләр белән тулысынча тәэмин ителгән диде. Аның сүзләренчә, республика хөкүмәте һәм президенты ел саен бу максаттан 400 млн сум бүлә. Татар теле һәм башка телләр ярдәмлекләре, тәрҗемә дәреслекләр сатып алу өчен бу категорияне федераль исемлеккә кертү белән шөгыльләнәбез диде министр.

Әминов 1-10 сыйныфлар өчен татар телендәге дәреслекләрнең барысы да булмавын искәртте. 1-9 сыйныфлар өчен әдәбият бар, ләкин уку ярдәмлекләре 2016 елгы федераль исемлеккә кермәгән диде депутат.

Һадиуллин бу өлкәдә эшлибез диде. “Хәзерге вакытта 1-4 сыйныфлар өчен яңа дәреслек эшләнгән, без аны сыныйбыз. Ә 10-11 сыйныфлар өчен укучыларның сайлавына ярашлы, булган кадәр дәреслекләр сатып алынган, киредән бастырылган” дип хисап бирде министр.

2017 елның көзеннән Татарстан мәктәпләрендә татар теле ихтыяри калды. Туган тел буларак аны аны атнасына ике-өч сәгать уку мөмкинлеге генә бар. Туган телне ата-ана гариза язып сайлый.

XS
SM
MD
LG