Accessibility links

Кайнар хәбәр

Адвокат Дагир Хасавов алты елга ирегеннән мәхрүм ителде


Дагир Хасавов мәхкәмәгә китерелә
Дагир Хасавов мәхкәмәгә китерелә

Моннан тыш, тикшерү мәгълүматынча, Хасавов оештырган җинаятьчел төркемгә кергән тагын ике кешегә колония җәзасы бирелде.

26 ноябрьдә Мәскәүнең Измайловский районы мәхкәмәсе адвокат Дагир Хасавовка карата гаепләү карары чыгарды. Аңа алты ел гомум тәртипле колония җәзасы билгеләде. Утырыш барышында прокурор Хасавов өчен 6 ел һәм 11 ай колония сораган иде.

Гаепләүче як фикеренчә, Хасавов адвокат булып эшләгән дәвердә зыян күрүчедән ялган күрсәтмәләр алуга ирешкән (Русия Җинаять кодексының 309 маддәсенең 4 өлеше), янәсе, моның өчен җинаятьчел төркем булдырган. Кулга алынганчы Хасавов Дагыстанның элеккеге премьеры Абдусамад Гамидовның урынбасары Раюдин Йосыфовны яклады. Дагыстанның элекке түрәләре бюджет акчаларын урлауда гаепләнә (Русия Җинаять кодексының 160 маддәсенең 4 өлеше).

Тикшерү мәгълүматына караганда, зыян күрүче ягына, Дагыстан төзелеш министрлыгы хезмәткәре Арсен Фатуллаевка басым ясау өчен Хасавов җинаятьчел төркем оештырган. Аңа Раюдин Йосыфовның улы Вадим Йосыфов һәм Дагыстанның элекке башлыгы киңәшчесе Абдусалам Җамалетдинов кергән диелә.

Тикшерү версиясендә сурәтләнгәнчә, адвокат Хасавов зыян күрүче Фатуллаевка янаулар белән өч аудиохәбәр яздырган һәм аларны Вадим Йосыфов һәм Абдусалам Җамалетдинов аша тапшырган.

Җамалетдинов дүрт ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителде. Йосыфовны мәхкәмә өч елга хөкем итте. Соңгысы мәхкәмә залында сак астына алынды.

Адвокат үзе гаебен танымый. Ул җинаять эшен үзенә каршы махсус "адвокатлыктан читләштерү максаты белән" ялганга корылган дип ышана.

Хасавов 2019 елның 18 сентябрендә сак астына алынды һәм хәзерге көнгәчә Мәскәүнең СИЗО-4 изоляторында тотылды.

XS
SM
MD
LG