Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Азат Мифтаховны 4 мартка кадәр сак астында калдырды


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

2019 елның февраленнән бирле тикшерү изоляторында утыручы Азат Мифтахов тагын өч ай сак астында тотылачак.

Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсендә Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты Азат Мифтаховны сак астында калдыруны озайту турында чираттагы утырыш узды.

Адвокатларның берсе хәзерге вакытта башка процесста катнаша, шуңа утырышның төп өлеше киләсесенә күчерелергә тиеш. Бүген мәхкәмә Мифтаховны сак астында калдыру вакытын озайту белән генә чикләнә. Азат утырган "Бутырка" белән элемтә видео аша булды.

Кулга алуны озайту турында фикер алышу барышында прокурор гадәттәгечә озайтуны сорады. Аның фикеренчә, узган озайтуларда исәпкә алынган нигезләр үзгәрешсез кала бирә.

Мифтаховны яклаучы адвокат Светлана Сидоркина утырышны Азатның шәхси катнашында үткәрүне таләп итте һәм аның күп айлар изоляторда утыруын, шушы вакыт эчендә хәлләрнең үзгәрми кала алмавын искә төшерде, һәр озынайтуның нигезе булырга тиеш дип кабатлады

Нәтиҗәдә, хөкемдар Сергей Базаров Азат Мифтаховны 4 мартка кадәр сак астында калдырды. Киләсе утырыш 4 декабрьгә билгеләнгән.

Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Азат Мифтахов "Бердәм Русия" офисының тәрәзәсен ваткан өчен экстремизмда гаепләнә. Азатның изоляторда утыруына ел ярымнан артык вакыт узды.

XS
SM
MD
LG