Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Русия үзәк сайлау комиссиясен таратуны һәм ачык тавыш бирү кертүне таләп итәләр


Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев

“Демократик Альтернатива” сәяси берләшмәсе Русиядә киләсе сайлауларда ачык тавыш бирү кулланырга тәкъдим итә.

Татарстандагы “Демократик Альтернатива” сәяси активы Русия үзәк сайлау комиссиясенең һәм аның төбәкләрдәге вәкиллекләренең эшчәнлеген туктатып торуны таләп итә. Бу турыда резолюцияне активистлар Русия парламенты рәисе Вячеслав Володин исеменә юллаган. Алар сайлау комиссиясе “функциональ яктан эш алып барырлык түгел” дип белдерә. Резолюциядә шулай ук сайлауларны яшерен тавыш бирү юлы белән уздырудан баш тарту таләбе дә бар.

“Русия сайлау системының төп җитешсезлеге – тавышлар санау процедурасы бозылуы. Бу сайлап куелган вазифаи затларның легитимлыгында шик тудырды. Ачык тавыш бирү вакытында һәркем тавышының үзе сайлаган намзәт өчен бирелгәнен күрә алачак” диелгән документта.

Резолюциядә шулай ук намзәтләрне теркәү өчен шартларны йомшарту турында да әйтелә. Намзәт булыр өчен 1000 тавыш һәм 1 млн сум күләмендә акча биреп кую җитә дип саный авторлар.

Активистлар Русиянең үзәк сайлау комиссиясен таркатуны да таләп итә. Бары төбәкләрдәге сайлау комиссияләре калырга тиеш, бу “дәүләтнең федератив төзелешенә күбрәк туры килә” диелгән дкументта.

Оешма текстны Русия думасына “тиешле канун кабул итү өчен” юллаган.

XS
SM
MD
LG