Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан байрагы: ни өчен "Ак Барс" үз итә, "Рубин" — юк?


"Уникс" җанатарлары
"Уникс" җанатарлары

Татарстан әләмен "Ак Барс" горурлык дип саный, "Рубин" моны мәгънәсезлек дип атый. Казанның кайсы спорт такымнары Татарстан байрагын куллана? Ни өчен Башкортстан клубларында миллилек көчлерәк күренә?

29 ноябрь Татарстанда байрак көне билгеләнә. Дәүләт оешмаларыннан кала, республика әләмен бүген спорт уеннарында да күрергә була. Ләкин аны бар такымнар да кулланмый. Азатлык "Ак Барс", "Рубин", УНИКС, "Зенит" такымнарының Татарстан байрагын ни дәрәҗәдә куллануын күзәтте һәм аларны Башкортстан клублары белән чагыштырды.

"Ак Барс": Байракны куллану — Татарстаннан булуыбызны күрсәтү

Казан спорт такымнары арасында Татарстан байрагын иң актив кулланган җанатарлар "Ак Барс" хоккей клубында. Алар һәр уенда әләм җилфердәтә, шул төстә киенеп җан ата. "Ак Барс" такымының рәсми фан-клубы җитәкчесе Рамил Миңгалиев Азатлыкка моның сәбәпләрен аңлатты.

"Ак Барс" җанатары Рамил Миңгалиев
"Ак Барс" җанатары Рамил Миңгалиев

"Ак Барс" җанатарлары өчен Татарстан байрагы төп атрибутларның берсе санала. Без дәүләт әләме төсләрен һәр уенда кулланабыз. Безнең перформансның төп элементлары да яшел-ак-кызыл төстә эшләнгән.

Байрак белән чыгу, яки аның төсләрен атрибутларда куллану безнең Татарстаннан булуыбызны, республика белән горурлануыбызны күрсәтә. Без үзебезнең нинди төбәктә яшәвебезне, кайсы такымга җан атуыбызны яхшы аңлыйбыз. Татарстан да, "Ак Барс" та лидер. Без бу өлкәдә беренче булырга телибез. Шуңа да безгә такым өчен җан атканда милли һәм республика төсләрен куллану мөһим", диде Рамил.

"Ак Барс" җанатарлары
"Ак Барс" җанатарлары

Башкортстанның "Салават Юлаев" такымы да "Ак Барс"тан калышмый дияргә була. Аларның җанатарлары да республика байрагын тотып, әләм төсләрендә киенеп җан ата.

"Уникс" баскетбол, "Зенит" волейбол такымнарында да Татарстан байрагы күренгәли. Шул ук вакытта Русия әләмен тотучылар да бар.

"Уникс" җанатарлары
"Уникс" җанатарлары

Ә менә "Рубин" футбол такымы уеннарында Татарстан байрагы бөтенләй кулланылмый диярлек.

"Рубин": Татарстан байрагын тоту — мәгънәсезлек

"Рубин" — Татарстан байрагын инкарь итүче такымнарның берсе. Үз вакытында "Рубин Ультрас" фан-клубы Русия империясенең тыелган кара-сары-ак төстәге байрагын күтәреп, "Русские вперед!" шигарен кычкырып җан ата иде.

"Рубин" җанатарлары
"Рубин" җанатарлары

2013 елда аңа каршы "Татар Рубины" җанатарлар төркеме оешты. Алар фашизм һәм империя символикасын куллануга каршылык белдерде һәм уеннарга килеп, Татарстан байракларын күтәреп җан атты. Ләкин бу шаукым озакка бармады. "Татар Рубины"” социаль челтәрләрдә генә калды. Бүген "Рубин" уеннарында республика байрагы күренми. Аның әйдаманнары үзләренең исемнәрен атамый, кем икәннәрен яшереп килә. Соңгы елларда футбол уеннарында Татарстан байрагына бөтенләй урын калмады диярлек. 2016 елда Татарстан байрагы тоткан җанатарны "Русские вперед" дип кычкырганга каршы сүз әйткән өчен стадионнан бөтенләй чыгарып җибәрүләре турында видео таралган иде.

"Рубин" такымының бүгенге фан-клубында әйдаманнарның берсе Хәким футбол уеннарында Татарстан байрагын куллану урынсыз дип саный.

"Мин беркайчан да Татарстан байрагын кулланмадым. Чөнки "Рубин"ныкы бар, мин шул такымга җан атам. Татарстан байрагын ничек кулланырга икәнен дә белмим. "Рубин" бары тик Казанны гына вәкиллек итә. Бу — шәһәр такымы. Әйтик, Яшел Үзән, Чаллы, Чистайның үз клубы булган кебек", диде Хәким Азатлыкка.

Аның сүзләренчә, соңгы елларда Русия империясе әләмен күтәреп чыгучылар юк. Бу турыда сөйләшүдән ул баш тартты. Уеннар вакытында нинди байрак кулланырга кирәклеген фан-клубы үзе хәл итә. Аларга "Рубин" такымы финанс ярдәм күрсәтми, дип аңлатты ул.

"Рубин" җанатары Хәким
"Рубин" җанатары Хәким

Җиде ел элек оешкан "Татар Рубины" җанатарлар төркеме белән "Рубин Ультрас" фан-клубы арасында һәрвакыт каршылык булды. Хәким Татарстан байрагын күтәреп йөрүчеләрне провокатор дип атый.

"Татар Рубины"н күптән күргән юк. Алар җанатарлар түгел, ә провокация ясаучылар иде. Футболга җан атарга дип түгел, ә ниндидер низаг тудырырга теләп йөрделәр кебек. "Рубин" өчен җан атсалар, алар хәзер дә футболга йөрер иде. Бер ел, ел ярым күренделәр, безгә карата провокацияләр ясадылар, хәзер юкка чыктылар. Без Татарстан байрагын күтәреп чыгуларына каршы түгел. Әгәр такым өчен җан атарга килгәнсең икән, үз идеологияңне кертергә кирәкми. Без — татарлар, сез — руслар дигән әйберне аңламадым. Алар безгә комачаулап йөрде. Без такым өчен җан атканда алар клубка бәйле булмаган татарча җыр башкаралар иде", дип сөйләде Хәким.

Бүген "Рубин" җанатарлары такым байрагын гына кулланырга тырыша. Ләкин шул ук вакытта чиркәү шрифты белән язылган баннерлар да күтәрә. Биш ел "Рубин" фан-клубына йөрүче Искәндәр Нурмиев та уен вакытында Татарстан байрагын куллануны мәгънәсезлек дип саный.

"Рубин" җанатары Искәндәр Нурмиев
"Рубин" җанатары Искәндәр Нурмиев

"Татарстан байрагын кулланып нинди максатка ирешәсең? Мин шуны аңлый алмыйм. Минемчә, уен вакытында Татарстан байрагын күтәрү — ул мәгънәсезлек. Бу сәясәткә әйләнә ала. Каршылык килеп чыга. Чит шәһәргә Татарстан байрагын тотып барсаң, син тиз арада башкаларның игътибарын үзеңә җәлеп итәсең. "Рубин" җанатарлары күп түгел. Бу иминлеккә дә куркыныч тудыра. Самар, Уфа һәрвакыт Казанга каршы булды. Мәскәү фан-клублары гына ирекле йөри ала, чөнки аларның тарафдарлары күп", диде Искәндәр Нурмиев Азатлыкка.

"Рубин"ның җанатарлары арасында сулчы сәясәт вәкилләре, милләтчеләр күренә иде, ди исемен атарга теләмгән "Татар Рубины" фан-клубының элекке тарафдары.

"Рубин" җанатарлары
"Рубин" җанатарлары

"Уенга байрак белән керә идек. Мин ул вакытта үземне Татарстан ватанпәрвәре дип санадым. Ни өчен "Рубин" җанатарлары Татарстан байрагын кулланмый? Алар сулчы сәясәт вәкилләренә, милләтчеләргә охшаган иде. "Русские вперёд!" дип кычкырып килделәр. Менә "Татарлар, алга!" дип әйткәннәрен хәтерләмим. Хәзер андагы милләтче җанатарларны чистартып бетерделәр инде", диде ул.

"Уфа": һәр уенда Башкортстан байрагы җилферди

"Рубин"нан аермалы "Уфа" футбол такымы уеннарында Башкортстан байрагын күрергә була.

"Уфа" футбол такымы җанатарлары
"Уфа" футбол такымы җанатарлары

Бу такымның оешканына әле 11 ел гына. Русия премьер-лигасында алар 2014 елдан бирле генә чыгыш ясый. Шуңа да такымның җанатарлары күп түгел. Ләкин Башкортстан байрагы һәр уенда җилферди дип сөйләде Азатлыкка "Уфа"ның җанатары Мансур Туляков.

"Уфа" җанатары Мансур Туляков
"Уфа" җанатары Мансур Туляков

"Җанатарлар Башкортстан байрагын куллана. Бу такымның символымы — әйтә алмыйм. Ләкин республика әләме һәр уенда диярлек бар. Бу эмоцияләр өсти", диде ул кыскача гына. Туляков башка сорауларга җавап бирергә теләмәвен әйтте. Моны ул сәясәткә кереп китү дип саный.

Җанатарлар Башкортстан байрагын үз акчаларына сатып алуларын әйтә. "Уфа" такымының "20нче сектор" дип аталган тагын бер фан-клубы бар. Алар да уен вакытында Башкортстан әләмен күтәреп чыга.

"20нче сектор"да Башкортстанның зур байрагы бар. Аны һәр уенда булмаса да, кулланабыз. Бу такымның символы түгел. Мин моңа үзем нейтраль карыйм", диде Азатлыкка "20нче сектор" җанатары Игорь Латыйпов.

"Уфа" җанатары Игорь Латыйпов улы белән
"Уфа" җанатары Игорь Латыйпов улы белән

"Көрәштә дә Татарстан байрагын артык күргән юк"

Спорт журналисты Радик Сабиров "Рубин"га миллилек сеңмәгән дип саный. Моны ул такымга күбрәк шәһәр кешеләренең йөрүе белән дә аңлата.

"Рубин"га миллилек әле сеңмәгән. Хәтта "Уникс", "Зенит" уеннарында Татарстан байрагын күрергә була. Ә "Ак Барс"ны иң милли җанатарлар дип әйтергә мөмкин. Чемпион булган елларда да "Рубин"да Татарстан байрагы күренми иде. Мин моны "Ак Барс" уеннарында районнардан килгән татар кешеләренең күп булуы белән аңлатам. "Рубин"га карасаң, анда күбрәк шәһәр кешеләре.

Шул ук вакытта "Рубин" да "Ак Барс"тан үрнәк ала башлады. Уеннар вакытында дисеңме, програмнарда милли төсмерләр булуы, Слуцкийга (Леонид Слуцкий – "Рубин"ның баш тренеры – ред.) түбәтәй кидертүләрендә сизелә ул. Бәлки, тора-бара миллилек керер.

Радик Сабиров
Радик Сабиров

Татарстан белән чагыштырганда, Башкортстанның җанатарлары милли җанлырак. Бәлки такым җитәкчелегендә дә миллилек көчледер", ди ул.

Радик Сабиров фикеренчә, байракны күтәрү мәсьәләсе оештыручыларга һәм такымның үзенә бәйле. Чөнки җанатарлар төркеме клуб белән берлектә эшли.

"Фан секторның әйдаманнары клуб белән тыгыз бәйләнештә тора. Чөнки такым җанатарларга мохтаҗ. Аларны башка шәһәргә йөртәләр, стадионда аерым урын бирәләр. Уен вакытында байракның күтәрелүе дә оештыручыларга бәйле.

Ярышларда Татарстан байрагын күтәреп йөрергә кирәк дип саныйм. Ул горурлык хисе уята. Мисал өчен, көрәшне алыйк. Анда да Татарстан байрагын артык күргән юк. Биектау, Теләче такымнары Татарстан әләмен күтәреп килә. Универсиадада көрәш вакытында спортчыларга Русия байрагын гына күтәрергә рөхсәт ителде. Безнең кайбер көрәшчеләргә җиңү яулаганнан соң Татарстан байрагын күтәреп әйләнеп чыгарга мөмкинлек бирелмәде. Дөньякүләм чараларда чиклиләр икән, аңлашыла. Ләкин Русия ярышларында Татарстан әләме кирәк", диде Азатлыкка спорт журналисты Радик Сабиров.

Хөрмәтле укучылар, ә сез Татарстан спортчылары катнашкан ярышларда Татарстан байрагын күтәреп йөрергә кирәк дип саныйсымы? Фикерегезне форумда әйтегез.

XS
SM
MD
LG