Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мәгариф министрлыгы: Оренбур өлкәсендә башкортча укыту кими


"Түгәрәк өстәл" утырышы
"Түгәрәк өстәл" утырышы

Оренбур өлкәсендә башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәрендә мәгариф проблемнары турында да сөйләштеләр.

27-28 ноябрьдә Оренбур өлкәсендә башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре узды. Очрашулар онлайн да, офлайн да оештырылды.

Чараның беренче көнендә башкортлар күпләп яшәгән Куандык шәһәрендә очрашу үтте. Анда катнашучылар Укучылар сараендагы башкорт телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү түгәрәге эшчәнлеге белән танышты.

Кичә шулай ук башкортлар яшәгән Саракташ районы иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашу узды.

Бүген Оренбур өлкәсе фәнни китапханәсендә “Оренбур башкортларының тарихы, теле һәм мәдәнияте” дигән темага "түгәрәк өстәл" утырышы узды. Анда Башкортстан һәм Оренбур галимнәре катнашты. Әлеге чара дистанцион оештырылды. "Түгәрәк өстәл" утырышында башкорт телен өйрәнү проблемнары тикшерелде.

Чарада Башкортстанның мәгариф министры урынбасары Әлфия Галиева өлкәдә башкортча укыту кимүе турында борчылып чыгыш ясады. “Узган уку елында Куандык районындагы йөз баланың ата-анасы башкортча укыту кирәклеген сорап мөрәҗәгать иткән иде. Ләкин элекке мәгариф министры белән үзара аңлашу тапмадык.

Быелгы уку елында Оренбур өлкәсенең дүрт балалар бакчасында 52 балага башкорт телен өйрәнү оештырылды. Башкорт телен укыту тугыз мәктәптә оештырылган. Бу 249 укучы дигән сүз. Кызганычка каршы, без өлкә мәктәпләрендә башкорт телен өйрәнүче балалар санының кимүен күзәтәбез. Саракташ һәм Куандык районнарында җирле халык туган телне өйрәнү өчен бүлеп бирелгән сәгатьләрнең кимүенә борчылуын белдерә. Башкорт теле һәм әдәбиятына атнага ярты сәгать бирелә, гәрчә, федераль стандартлар нигезендә туган тел һәм әдәбиятны өч сәгатькә кадәр өйрәнергә мөмкин булса да. Дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында башкорт телен өлкәнең ике мәктәбендә 34 бала өйрәнә. Башкорт телен өйрәнү шулай ук Новотроицки шәһәрендә якшәмбе мәктәбендә иҗтимагый башлангычларда оештырылган. Ата-аналарның барысы да туган телне өйрәнү хокукы турында белми”, диде Әлфия Галиева.

Оренбурның мәгариф министры Алексей Пахомов моның сәбәпләрен аңлатты, хәлләрне өйрәнергә ышандырды.

“Безнең мәгълүматларга караганда, өлкәдә башкорт теле ун мәктәптә укытыла. Оренбур өлкәсе – аграр төбәк, анда авыл мәктәпләре күбрәк. Мәктәпләрне оптимальләштерү, кечкенә авылларда ябу һәм укучыларны зуррак мәктәпләргә күчерү табигый эш. Белүемчә, мондый күренешләр Башкортстанда да бара. Без мәгариф министрлыгының элекке җитәкчелеге башкарган эшләрне игътибар белән өйрәнәчәкбез”, диде Пахомов һәм Кәрим Хәкимовның Советлар берлегенең тулы вәкаләтле илчесе генә түгел, ә Оренбур өлкәсенең беренче халык мәгариф комиссары да булуын искә төшерде.

Дөнья башкортлары корылтае рәисе Эльвира Аитколова мәктәпләрне оптимальләштерү шартларында да туган телне саклап калырга мөмкинлеген сөйләде. Оренбур өлкәсеннән махсус курсларда дүрт башкорт теле укытучысы әзерләнүен, ә киләсе елда тагын тугыз укытучы белем алачагын әйтте.

"Түгәрәк өстәл"дә башкорт телен укытуны арттыру буенча хезмәттәшлек юллары тикшерелде.

Белешмә: 2002 елгы җанисәп буенча Оренбур өлкәсендә 52 685, 2010 елгы мәгълүматларына караганда 46 696 башкорт яши. Дөнья башкортлары корылтаеның “Кәрван-Сарай” төбәк бүлекчәсе 13 җирле милли-мәдәни иҗтимагый оешманы берләштерә. Өлкә мәдәният йортларында 60лап башкорт мәдәни-фольклор төркемнәре эшли. Оренбур шәһәренең Милли мәдәният комплексында башкорт ихатасы бар, анда шәһәр халкы һәм кунаклары башкорт халкы мәдәнияте белән таныша ала.

XS
SM
MD
LG