Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтайда татар мәдәнияте көннәре узды


Барнаулда татар мәдәнияте көннәре
Барнаулда татар мәдәнияте көннәре

Чара төбәктәге “Дулкын” татар мәдәнияте үзәгенең 20 еллыгына багышланган иде

Алтай крае башкаласы Барнаулда татар мәдәнияте көннәре узды. Барнаул татар яшьләре оешмасы җитәкчесе, чараны оештыручыларның берсе Артем Зиннәтуллин Азатлыкка сөйләвенчә, Алтай краенда татарлар күп түгел, татар иҗтимагый оешмасы да берәү генә, татар чаралары да сирәк уза.

“Безнең татар мохитын яңадан тудыра торган чара ясыйсыбыз килде. Монда татарлар үз милли мәдәниятләреннән аерылган, һәм безнең алда татар мәдәнияте белән мөмкин кадәр баетылган чара оештыру максаты торды. Әйе, бездә ел саен сабантуйлар уза, ләкин пандемия аркасында ул быел булмады, ләкин бу гына да җитми” дип сөйләде Артем.

Фестиваль кысаларында Алтай крае иҗтимагый оешмаларының “Пандемия шартларында сәүдәгә корылмаган оешмалар (НКО) эше” дигән түгәрәк өстәл узган. Шулай ук “Этнобаттл”, әдәби кунакханә, татар мәдәнияте һәм көнкүреше күргәзмәсе, һөнәрчеләр күргәзмәсе, остаханәләр, татар тарихы белән танышу, фотокүргәзмә, лекторийлар, кино күрсәтү, татар музыкасы белән танышу кебек чаралар да булган. Фестивальнең төп өлеше башланганчы офлайн форматта төрле остаханәләр, уеннар, конкурслар узган.

Алтай крае татар мәдәнияте үзәгенең 20 еллык тормышын чагылдырган фотолар тупланып, аерым альбом итеп чыгарыла. Моннан тыш, татар үзәге активистлары татар әкиятләре аудиоҗыентыклары да әзерли, бу китаплар интернетка ирекле кулланылышка куелачак.

Артем Зиннәтуллин сүзләренчә, татар мәдәнияте фестивале өлкәнең грантына лаек булган. Чара “Дулкын” татар мәдәнияте үзәгенең 20 еллыгына һәм Татарстанның 100 еллыгына багышланган.

XS
SM
MD
LG