Accessibility links

Кайнар хәбәр

Минскида якшәмбе протестларда 350дән артык кеше тоткарланган


Минскида полиция, архив фотосы
Минскида полиция, архив фотосы

Полиция урам чарасында катнашучыларга каршы яшь чыгаргыч газ һәм тавышлы гранаталар кулланган.

Якшәмбедә Минскида һәм Беларусның башка шәһәрләрендә Лукашенка режимына каршы протест акцияләре узды. “Весна” хокук яклау үзәге мәгълүматынча, полиция 350дән артык кешене тоткарлаган. Эчке эшләр бүлеге тоткарлауларның күпчелеге протестчыларның “рәсми теркәлмәгән символика һәм язулар” белән чыгу сәбәпле булды дип аңлаткан. Шулай ук чарада катнашучылар машиналар йөри торган юлга йөгереп чыккан, хәрәкәтне томалаган дип тә белдергән.

Якшәмбе иртән Мински хакимияте шәһәр үзәгендә дистәдән артык метро станциясен япты. Шулай ук мобиль интернет та томаланды. Азатлык радиосының Беларус редакциясе хәбәренчә, демонстрантларга каршы яшь чыгаргыч газ һәм тавыш гранаталары кулланылган. Зыян күрүчеләр бар. Социаль челтәрләрдә бер полиция хезмәткәренең аңын югалткан кешене урам буйлап өстерәгәне күренгән видео да чыкты.

Акциядә барлыгы күпме кеше катнашканы билгеле түгел, чөнки полиция протестчыларга үзәктә җыелырга юл куймаган. Оештыручылар үзләре дә халыкны акция вакытында таралып урнашырга өнди, мондый ысул белән милиция ягыннан каршылыкны киметеп була дип саный.

Аннан алда Беларус президенты Александр Лукашенка хөкүмәт әгъзалары, президент идарәсе хезмәткәрләре һәм махсус хезмәтләр җитәкчеләре белән киңәшмә вакытында Минскида ахыргача “тәртип” урнаштырырга һәм “протест акцияләрен тулысынча туктатырга” дигән таләп куйды.

9 августтагы президент сайлауларыннан соң Беларуста көн саен протест чаралары уза. Һәр якшәмбедә дистәләгән мең кеше урамнарга чыга. Акцияләрдә катнашучылар сайлауларда хәрәмләшүләр булуын белдерә. Рәсми нәтиҗәләргә карый, сайлауда Беларусның хәзерге президенты Александр Лукашенка җиңеп чыкты. Ул алтынчы мөддәткә барды. Протест чараларында катнашучылар Лукашенканың вазифасыннан китүен, сайлауларны яңадан уздыруны таләп итә, протестта катнашучыларга рәхимсез мөнәсәбәт күрсәтүдә гаепли. Протестларны бастыру вакытында ким дигәндә биш кеше һәлак булды, алты кеше хәбәрсез югалган санала. Хокук яклаучылар мәгълүматынча, хәзерге вакытта 30 меңгә якын Беларус кешесе репрессияләр, кыйнаулар һәм милиция белән КГБдан торган репрессия аппараты тарафыннан янауларга дучар ителгән.

Европа берлеге илләре һәм АКШ Беларуста узган сайлауларның легитимлыгын танымауларын белдерде. Европа парламенты узган пәнҗешәмбедә Беларуста тыныч протестларны рәхимсез бастыруларны, аерым алганда, демонстрант Роман Бондаренконы үтерүне хөкем итеп чыкты. Европа парламенты депутатлары Еврокомиссияне Беларустагы вакыйгаларны объектив яктырту өчен кирәк булган бәйсез медиаларга ярдәмне арттырырга чакырды.

Русия Беларуста узган сайлауларны таныды һәм каршылык көчәйгән очракта Лукашенкога ярдәм, шул исәптән куәт ярдәме дә вәгъдә итә.

XS
SM
MD
LG