Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәридә Кудашеваның 100 еллык юбилеена флешмоб башланды


Фәридә Кудашева
Фәридә Кудашева

Халык җырчысының юбилей чараларына пандемия үзгәрешләр кертте, аларның кайберләре күчерелә яки онлайн форматта узачак.

30 ноябрьдә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фәридә Кудашеваның 100 еллык юбилеена багышланган флешмоб башланды. Ул аның туган көне – 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Моның өчен Фәридә Кудашева репертуарыннан җыр башкарып, социаль челтәрләргә урнаштырырга кирәк. Шушы вакыт эчендә 100 җыр җыю максаты куелган. Бу Азатлыкка хакта Фәридә Кудашева һәм күренекле композитор Бәхти Гайсин истәлегенә "Ике аккош" конкурс-фестиваленең оештыру комитеты җитәкчесе Альбина Хәйруллина сөйләде.

Флешмобта җырчылар гына түгел, һәркем катнаша ала. "Чарада гади кешеләр дә катнаша ала, табын артында җырлап та яздырып җибәрергә була. Без өлкән яшьтәгеләр катнаша алсын өчен шулай гадиләштердек. Флешмоб тәмамлангач, аңа йомгак ясалачак һәм зиратка барып бу шәхесләребез рухына дога кылачакбыз", диде Альбина Хәлилуллина.

Моннан тыш, 2014 елдан башлап ел ахырында җырчы Фәридә Кудашева һәм күренекле композитор Бәхти Гайсин истәлегенә "Ике аккош" конкурс-фестивале узып килә. Фестиваль чаралары Фәридә Кудашеваның туган ягы Чишмә районында, Бәхти Гайсинның туган ягы Авыргазы районында һәм Уфада Гала-концерт буларак уза иде.

Быел ул тагы да колачлырак узар дип күзалланды, чөнки 15 декабрь Фәридә Кудашеваның тууына 100 ел тула. Әмма коронавирус бу чараларга үзгәрешләр кертте.

Элек бәйгедә катнашучылар жюри алдында чыгыш ясаса, хәзер фестивальдә катнашу өчен видео төшереп, оештыручыларга җибәргән. Бәйге ике номинациядә уза: "Вокал башкару" – Фәридә Кудашева репертуарыннан бер җырны һәм бер халык яисә хәзерге, шул исәптән автор җырын башкару. Анда 14 яшьтән башлап катнашырга мөмкин. Бу бәйгегә язмалар 30 ноябрьгә кадәр кабул ителде.

"Инструменталь башкару" дигәненә, ягъни, милли уен коралларында Бәхти Гайсин язган көйләрне башкарган видеоларны кабул итү 29 ноябрьдә тәмамланды. Анда 5 яшьтән башлап катнашу мөмкин иде.

Аны жюри төркеме якын көннәрдә караячак. Бу номинациягә барлыгы 80 язма килгән, башкорт районнары бик күп катнашкан. Быел георафия киңрәк ди оештыручылар.

7 декабрь һәр ике номинациядә җиңүчеләр хәбәр ителәчәк. Ул онлайн башкарылачак. Гала-концерт быел булмый.

"Фәридә Кудашева юбилеен 15 декабрьгә билгеләгән идек, пандемия сәбәпле, Башкортстан башлыгы фәрманы белән ул алдагы елның 15 маена күчерелде", диде Хәйруллина.

Фәридә Кудашева 1920 елның 15 декабрендә Чишмә районының Келәш авылында туа. Ул Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудашның туганы. Мәктәптә Мостай Кәрим белән бер сыйныфта укый. 1939 елны Уфа театр училищесын тәмамлагач, берничә ел Дүртөйле колхоз-совхоз театрында эшли. 1944-47 елларда Башкорт академия театрында, 1947-56 елларда радиокомитетта эшли. Хезмәтенең калган өлеше Башкортстан дәүләт филармониясендә үтә.

Фәридә Кудашева - Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Башкортстанда яшәп иҗат итүчеләр арасында Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге бүләген алучы бердәнбер шәхес. Сәхнәгә биргән 50 елының 27се виртуоз композитор һәм музыкант Бәхти Гайсин белән уза.

XS
SM
MD
LG