Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хөкүмәте хосусый клиникалар табибларыннан коронавируска каршы көрәштә ярдәм сорый


Уфада республика клиник хастаханәсе
Уфада республика клиник хастаханәсе

Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин мөрәҗәгатен социаль челтәрләрдә чыгарган.

Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин социаль челтәрләрдә хосусый клиникалар табибларына мөрәҗәгать чыгарган. Анда ул табибларны яңа төр коронавирус инфекциясе белән көрәшер өчен дәүләт хастахнәләренә эшкә килергә чакыра. Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада кадрлар җитми, чөнки дәүләти медицина оешмаларының бөтен хезмәткәрләре коронавируслы авыруларны дәвалаугә җәлеп ителгән, хезмәткәрләрнең тиешенчә йокларга һәм ял итәргә мөмкинлекләре юк. Аннан алда эшкә Башкорт дәүләт медицина университеты студентлары да җәлеп ителгән иде, ләкин аларны көче генә җитәрлек түгел, дигән Забелин.

"Эш күләме искиткеч зур. Хәзерге көндә хастаханәләр, поликлиника һәм ашыгыч ярдәм бригадаларына табиблар, шәфкать туташлары, санитарлар бик нык кирәк. Хәтта тулы булмаган эш көненә килеп эшләп тору да тотрыклылыкка зур өлеш кертү булачак" дип язган министр.

Коронавирустан кала башка авыруларны планлы дәваларга да медиклар җитми ди түрә. Забелин дәүләт хастаханәләренә эшкә чыккан хосусый клиника табибларына хезмәт хакыннан тыш өстәп түләүләр дә вәгъдә итә.

Русия рәсми статистикасына карый, Башкортстанда 1 декабрьгә барлыгы 14 406 кешегә COVID-19 йоккан, соңгы тәүлектә тагын 142 кешегә бу диагноз куелган. 2314 кеше чир белән көрәшә, барлыгы 83 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG