Казанда 2011-2012 елларда утызга якын кешене үтерүдә шикләнелүче ир тоткарланган дип хәбәр итә Татарстан басмалары. Бу кеше 38 яшьлек Радик Таһиров диелә. Ул Татарстанда гына түгел, Башкортстанда, Ульян, Самара өлкәләрендә дә кеше үтереп йөргән дип фаразлана. Күпчелек очракларда ул ялгыз карчыкларга һөҗүм икән. Үзен социаль хезмәткәр дип таныштырып, корбанының ышанычын яулаган, аннары кул астында булган әйбер белән буып үтергән диелә.
Ирне сигез ел эзләгәннәр. Берничә ел элек аны тотарга ярдәм иткән өчен 3 миллион сум күләмендә бүләк тә вәгъдә иткән булганнар. Үтерүчене Мәскәү эчке эшләр бүлеге ярдәмендә, аның ДНК анализлары аша тапканнар диелә.