Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татарстан Конституция мәхкәмәсен яклап ялгыз пикетлар үтте


Фәрит Зәкиев ялгыз пикетта
Фәрит Зәкиев ялгыз пикетта

Шәһәр үзәгендә пикет уздыруны Казан башкарма комитеты белән килештерә алмаган Бөтентатар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) активистлары Татарстан Конституция мәхкәмәсен ялгыз пикетлар уздырып яклап чыкты.

1 декабрьдә ТИҮ Казанның Бауман урамы һәм Ирек мәйданында Татарстан Конституция мәхкәмәсен яклап бер кешелек пикетлар уздырды.

Бауман урамында ялгыз пикетта торган ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев "бу көннәрдә, Татарстан республикасын бетерү өчен Мәскәүдән бик зур адым ясалды, татар халкының һәм Татарстан халкының киләчәгенең хәлиткеч көннәре" дип белдерде Азатлыкка.

"Кызганыч бу хәлне безнең депутатлар да, безнең президент та, халык та аңламый. Ләкин безнең дәүләт, безнең дәүләтчелекнең бетүен аңларга кирәк. Конституция мәхкәмәсе булмаган конституция ул бәдрәф кәгазенә генә әйләнеп кала. Чөнки мәхкәмәсе булмагач аның үтәлешен тикшерүче оешма да юк дигән сүз. Татарстан Конституциясе булмагач аның дәүләтчелеге дә була алмый", дип белдерде ул.

Фәрит Зәкиев сүзләренчә, Татарстан парламенты һәм аның депутатлары республика дәүләтчелеген якларга тиеш булса да, үз вазифасын үтәми.

"26 ноябрьдә Татарстан дәүләт шурасы депутаты Рамил Төхвәтуллин Татарстан Конституция мәхкәмсен бетерүгә каршы тәнкыйтьчел чыгыш ясады ясавын. Әмма тәнкыйтьләүдән ни файда? Татарстан Конституция мәхкәмәсен бетерүгә каршы республика парламенты, депутатлар буларак президент Владимир Путинга, Русия думасына, Русия конституция мәхкәмәсенә атап карарлар, мөрәҗәгатьләр кабул итергә кирәк", дип җиткерде ул.

Фәрит Зәкиев ялгыз пикетта кулына "Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары! Уяныгыз! Сездән Татарстан дәүләтен урладылар!" дигән шигар күтәреп торды.

Татарстан Конституция мәхкәмәсен бетерүгә каршы 1 декабрьдә Казан үзәгендә пикет уздыруны Казан хакимияте килештермәде. Моны ТИҮ 28 ноябрьдә башкаланың Вахитов районы мәхкәмәсенә шикаять итте. Әмма 30 ноябрьдә башта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе һәм аннан 1 декабрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан хакимияте карарын дөрес дип тапты.

XS
SM
MD
LG