Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таможня Казан һава аланында бер студентта экстремистик әдәбият табылуы турында белдерде  


Казан һава аланы
Казан һава аланы

Истанбулдан Казанган кайткан кыз китапны дин өйрәнү өчен сатып алдым дигән.

Казан һава аланында 22 яшьлек студент кызның әйберләре арасында экстремист әдәбият табылган. Китапны таможня хезмәткәрләре алган. Әлеге китап экстремист материалларның федераль исемлегенә кертелгән диелә. Бу турыда таможняның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, кыз Казанга Истанбулдан кайткан. Ул әлеге китапны дин өйрәнер өчен сатып алганын, аның Русиядә экстремист әдәбият исемлегенә кертелгәнен белмәгәнен әйткән.

Студент кызга карата үзе белән булган әйбер турында таможняга тиешенчә мәгълүмат бирмәү һәм Русиягә тауар алып керүдәге тыюларны үтәмәү маддәләре нигезендә административ канун бозу турында беркетмәләр тутырылган диелә.

XS
SM
MD
LG