Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 650 ихтыяри коронавирустан вакцина ясатачак


Республикага вакцина 26 ноябрьдә килгән.

Татарстанда 650 ихтыяри кеше коронавирустан вакцина ясатачак. Бу хакта бүген Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Миләүшә Җамалиева белдерде. Сүз "Вектор" фәнни үзәге эшләгән "ЭпиВакКорона" вакцинасы турында бара.

"Русия буенча 4 мең ихтыяри сайлап алынды. Татарстанда вакцина ясатучылар саны 650 кеше булачак", диде ул.

Русия вакцинасы әлегә биш төбәктә сыналачак. Татарстаннан тыш, Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе, Төмән һәм Калининград өлкәләре бу сынауда катнашачак. Татарстанда вакцинаны мәгариф өлкәсендә һәм Роспотребнадзорда эшләүчеләргә кадаячаклар. Бу вакцинаны теркәүдән соң тикшеренүләр үткәрү өчен эшләнә.

"Татарстанның оператив штабы вакцинаны сәламәтлекләренә куркыныч яный торган төркемгә ясау карары кабул итте. Бу – мәгариф өлкәсендә һәм Роспотребнадзорда эшләүчеләр. Алар үзләре дә биологик материалны тикшерүдә катнаша. Ниндидер чикләүләр юк. Төбәк моны үзе хәл итә", диде Җамалиева.

Хәзер Русиядә ике вакцина теркәлгән. "ЭпиВакКорона"дан тыш, Гамалея үзәге эшләгән "Спутник V" бар. Ул 92 процент нәтиҗәлек күрсәткән дип игълан ителде. Ноябрь башында Алтай краенда "Спутник V" вакцинасын ясаткан 42 медицина хезмәткәренең өчесе коронавирус йоктыруы билгеле булды.

Киләсе атнадан Британия коронавирустан вакцинаны халыкка күпләп ясата башларга җыена. Анда Pfizer һәм BioNTech ширкәтләренең COVID-19га каршы вакцинасы кулланылачак. Әлегә барлыгы 40 миллион доза сатып алынган. Британия вакцинаны халыкка күпләп ясый башлаган дөньяда беренче ил булачак.

XS
SM
MD
LG