Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның халык артисты Фәрит Шиһапов вафат


Фәрит Шиһапов
Фәрит Шиһапов

Музыкант, педагог Фәрит Шиһапов 69 яшендә дөньядан китте.

Татарстанның халык артисты, педагог, төрле елларда республиканың иҗат коллективларын җитәкләгән Фәрит Шиһапов вафат. Аңа 69 яшь булган. Әлеге хәбәрне Әлмәт театры үзенең Instagram-аккаунтында җиткерде.

"Татарстанның халык артисты, 2002-2005 елларда Әлмәт театрында директор вазифасын башкарган Фәрит Шиһапов вафат булуы сәбәпле гаиләсенең, туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша. Раббыбыз мәрхүмнең якыннарына югалту кайгысын күтәрергә ныклык, сабырлык бирсен" диелә хәбәрдә.

Фәрит Шиһапов 1951 елның 5 августында ТАССРның Сарман районы Карамалы авылында туган. 1970 елда Әлмәт музыка училищесын, 1975 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. 1978-1979 елларда Кабарда-Балкар музыкаль театры оркестрында эшли. 1981-1996 елларда Казанда татар дәүләт опера һәм балет театрында оркестр артисты һәм концертмейстер була. 1996 елдан Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармниясе Дәүләт симфоник оркестрында эшли, 1999 елдан оркестр мөдире була. 2001 елдан Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле мөдире урынбасары, 2002-2004 елларда Әлмәт татар драма театры мөдире. 2005 елдан Тинчурин театрында мөдир урынбасары була, 2007—2011 елларда "Яңа музыка" ансамбле мөдире һәм Софья Гобәйдуллина исемендәге Заманча музыка үзәге мөдире вазифаларын вакытлыча башкара. 1987 елда Фәрит Шиһаповка Татарстанның атказанган артисты, 1995 елда Татарстанның халык артисты исеме бирелә. Казан дәүләт консерваториясе доценты була.

XS
SM
MD
LG