Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан хезмәт хакы иң еш тоткарланучы төбәк дип табылган


Башкортстанда эшчеләрнең 64 проценты гына хезмәт хакын вакытында ала.

Хезмәт хакын тоткарлаулар күрсәткече ягыннан Башкортстан Русия төбәкләре арасында беренче урынга чыккан. hh.ru сораштырган респондентларның 36 проценты эшендә акча вакытында түләнмәү очраклары турында белдергән.

Русиядә эш кешеләренең өчтән бере диярлек (29 процент) хезмәт хакын тоткарлаулар булуын әйткән. Башкортстаннан кала, Омски өлкәсе (35 процент), Ставрополь крае (34 процент) кешеләре дә эш хакы вакытында түләнми дип белдергән.

Төмән, Томски өлкәләре, Пермь краенда бу проблем алай ук кискен тормый дип яза сораштыру нәтиҗәләре белән танышкан РБК.

Моннан тыш, респондентларның 33 проценты гына хезмәт хакының яхшы булуын әйткән. Эш бирүчеләрнең биштән бере генә (18 процент) эш көненнән тыш башкарган хезмәт өчен түләргә риза икәнлеге ачыкланган. Бары 11 процент кына эшендә һәм һөнәрендә үсү өчен мөмкинлекләр күрүен белдергән.

XS
SM
MD
LG