Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова: Чаллы татар конгрессының элеккеге рәисе Галимҗан Зарипов коронавирус белән авыр хәлдә


Галимҗан Зарипов
Галимҗан Зарипов

Җәен Галимҗан Зарипов Чаллыда коронавирус таралуы турында Миңнехановка хат язган иде.

Июньдә Чаллыда коронавирус куркынычы турында чаң суккан Галимҗан Зарипов үзе дә бу чирне йоктырып хастаханәгә эләккән. Ул вакытта Чаллының татар конгрессын җитәкләгән, лаеклы ялдагы табиб Галимҗан Зарипов шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге исеменнән Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хат юллаган иде. Галимҗан Зариповның авырганы турында язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Facebook-та хәбәр итте.

"Галимҗан Зарипов коронавирус белән реанимациядә ята, хатыны да хастаханәдә. Аллаһы Тәгалә аларга ярдәмче булсын, терелә күрсеннәр!" дип яза ул.
Фәүзия Бәйрәмова Галимҗан Зариповның Чаллы шәһәрендә коронавирус чире котыруы, ашыгыч чаралар күрергә кирәклеге турында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка ачык хат язганын искә төшерә.

"Шушы хаты өчен аны Чаллы шәһәренең татар конгрессы рәисе вазифасыннан азат иттеләр. Бездә дөресен әйткән кешене яратмыйлар бит, үзенә җәза бирәләр!" дигән язучы. Ул шулай ук Чаллыда авыручыларның күп булуына да басым ясый.

Галимҗан Зарипов Миңнехановка хатында Чаллыда яңа вирус йоктырган кешеләр бик күп, ләкин "рәсми статистика боларны әйтми, яшерә, шомартып күрсәтә" дип язган иде.

Дүрт көннән Зариповның Чаллы конгресс бүлеге җитәкчесе вазифасыннан алынганы билгеле булды. Чаллы бүлеге әгъзалары Зариповны алу канунсыз булды дип белдерде. Галимҗан Зарипов үзе дә вазифасыннан алынган вакытта өйдә авырып ятуын, бу турыда белмәвен әйтте. Дөнья татар конгрессы җитәкчелеге исә Зарипов үз теләге белән китте дип белдерде.

XS
SM
MD
LG